Санитар-экологик ике айлык башланганнан бирле республикада 3 меңгә якын хокук бозу ачыкланган

2021 елның 8 мае, шимбә

Санитар-экологик ике айлык башланганнан бирле республикада 3 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, 1 мең 822 беркетмә төзелгән, 7 млн сумнан артык штраф салынган. 2 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, аларның 76%ы бетерелгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, ике айлык башланганнан бирле ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе тарафыннан 113 хокук бозу очрагы ачыкланган, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 92 хокук бозу очрагы ачыкланган, барысы буенча беркетмәләр төзелгән. Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан йорт яны территорияләренең һәм төзелеш мәйданчыкларындагы санитар торышын бозуның 110 очрагы ачыкланды. 40 беркетмә төзелгән. Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 62 хокук бозу очрагы ачыкланган, 47 беркетмә төзелгән.

Казан шәһәре буенча калдыклар белән эш итү өлкәсендә 208 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Административ җаваплылыкка 22 юридик, 58 вазыйфаи зат һәм 28 граждан тартылган. Муниципаль районнарга килгәндә, күпчелек ачыкланган җитешсезлекләргә оператив рәвештә җавап бирә. Районнар тарафыннан ике айлык чорында полигоннарга 280 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, 500 меңнән артык кеше, 8 мең махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, 350 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Республика территориясен авиа очып узулар дәвам итә. Бүгенге көнгә тикшерү графигы нигезендә 22 район тикшерелгән.

930 тәртип бозу очрагы ачыкланган, аларның төп өлеше – чүплекләр. Бүгенге көндә ачыкланган барлык хокук бозулар буенча да оператив эш алып барыла, административ эшләр кузгатыла, алар соңыннан җинаять җаваплылыгына квалификацияләнергә мөмкин. Әйтик, 2020 елда 29 җинаять эше кузгатылган, шуларның алтысы – калдыкларны туплау фактлары буенча.

Очышлардан тыш, гадәттәгечә, Казан – Биектау – Восстание – Зөя маршруты буенча тимер юлга бүлеп бирелгән полосаларны тикшерү уздырылган. Барлыгы 50 км дан артык тикшерелгән. Тулаем алганда, ике айлык башланганннан бирле Горький тимер юлы хезмәткәрләре полигоннарга 300 куб. м каты коммуналь калдыклар чыгарган, тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 294 мең кв. м тәшкил итә.

Территорияләрне җыештыру, массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, агач утырту барлык шәһәр һәм районнарда оештырылган. Шулай итеп, 24 апрельдә республика өмәсе узды, анда 280 меңнән артык граждан катнашты. Ә ике айлык башланганнан бирле территорияләрне җыештыруда барлыгы 800 меңнән артык кеше катнашты. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Лаеш һәм Биектау районнарында яшәүчеләр иң активлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International