“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм “Тойота Россия”компаниясе арасында партнерлык нияте турында килешү имзаланды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм “Тойота Россия” компаниясе арасында 2022 елда Бөтендөнья Кышкы Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында партнерлык нияте турында килешү имзаланды.

Имзалау тантанасында шулай ук РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер катнашты.

Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан 2022 елда Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья Кышкы уеннарын үткәрүгә шат. “Тойота Россия” компаниясе спортчыларны ташу буенча җаваплы булачак һәм бу вакыйганың бер өлешенә әвереләчәк. Ышанам, бу алга таба актив хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

“Бу уеннар Махсус Олимпиада хәрәкәте тарихында иң якты, иң истә калырлык уеннар булыр дип ышанам”, - диде Ольга Слуцкер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International