Илсур Һадиуллин: 2021-2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021-2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

“Шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары 200гә якын урын алды, - диде министр. - Быел бакалавриат һәм специалитет белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең контроль саннары сизелерлек артты”.

Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, федераль бюджет хисабына кабул итүнең контроль саннары буенча Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидер-югары уку йортлары булып тора.

“Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага туры килә. Бу - мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек эреләндерелгән белгечлек төркемнәре”, - дип билгеләде министр.

2021 елда Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы абитуриентларны кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул көндезге бюджет уку формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. 

Илсур Һадиуллин шулай ук үзенең прививка ясатуы турында сөйләде һәм барысын да вакцинация ясатырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International