ТР Хөкүмәте йортында хезмәт саклау мәсьәләләре буенча брифинг узды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Татарстанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча производствода имгәнүләр гомумроссия нәтиҗәләреннән 30%ка кимрәк. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

2020 елда 408 кеше хезмәт урынында зыян күргән. 2019 ел белән чагыштырганда ул 16%ка кимрәк.

“Бу елның беренче ярты еллыгында эш урынында имгәнү алуның 52 очрагы теркәлгән, 11 очрак кеше үлеме белән тәмамланган. Узган ел белән чагыштырганда бу 15%ка кимрәк”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, бәхетсезлек һәм үлем очраклары турында эш бирүчеләр белән җентекләп сөйләшергә, анализ ясарга кирәк. Ул республиканың һәр районында хезмәтне саклау буенча координация советының булуын ассызыклады.

Эш урынында имгәнү һәм бәхетсезлек очракларының өчтән бер өлеше биеклектән егылу белән бәйле.

“Бәхетсезлек очракларының, гадәттә, утыз проценты биеклектән егылу белән бәйле. Очракларның якынча 20%ы юл-транспорт һәлакәте сәбәпле була”, - дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренчә, бәхетсезлек очраклары, нигездә, эшкәртү, төзелеш, файдалы казылмалар чыгару тармагына туры килә.

Авыл хуҗалыгы һәм транспорт тармагында эш урынында зыян күрү очраклары 80%ка кимегән. “Бу - системалы рәвештә даими эш нәтиҗәсе”, - диде министр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International