Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә “Аэрофлот” ГАҖ башлыгы Михаил Полубояринов белән очрашты.
Алар “Иннополис” инновацион үзәген үстерү кысаларында стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Аерым алганда, “Аэрофлот” ГАҖ һәм Иннополис университетының блокчейн технологиясе нигезендә һава судноларын ягулык белән тәэмин итү системасын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча уртак проектны тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
“Аэрофлот” ГАҖ һәм Иннополис университеты хезмәттәшлеге 2016 елда башланды. Бу вакыт эчендә алар укыту, техник ярдәм һәм фәнни тикшеренүләр буенча берничә уртак проектны гамәлгә керттеләр.