Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЯҢАЛЫКЛАР
12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Парижда 2013 ел Универсиадасы утын кабыздылар
Бүген Париж-Сорбон (Париж IV) университетында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасы булды. Бу чарада Халыкара студентлар спорты (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Татарстанның беренче Президенты – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Франция студентлар спорт федерациясе җитәкчесе Жозе Савуа, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Владимир Леонов катнашты.
Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна университеты президенты Жубер Бартоломи белән очрашты
Бүген Парижда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна IV университеты президенты Жубер Бартоломи белән очрашты.
Татарстан Президенты Астана хакиме белән очрашты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда РФ Президенты киңәшчесе Сергей Приходько һәм вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
Минтимер Шаймиев Луврда һәм Версальда булды
11 июльдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Лувр музеенда һәм Версаль сарай-паркы ансамблендә булды. Моннан тыш Франция Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау департаменты директоры Бруно Фавел белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов "Кабан күле серләре" фильмын төшерү урынында булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Кабан күле хәзинәләре” кинофильмын төшерү мәйданчыгында булды. Республика башлыгы төшерү төркеме вәкилләре белән аралашты һәм төшерү урыннарын карады. Республика башлыгы өчен төшерү мәйданчыгы буйлап экскурсияне фильмның генераль продюсеры Вадим Быркин уздырды.
11
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанны Израиль белән сәламәтлек саклау, мәгариф, инновацияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек кызыксындыра
Татарстан Республикасын Израиль дәүләте белән сәламәтлек саклау, мәгариф, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыксындыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дорит Голендер белән очрашуда белдерде.
Татарстан Президенты Эдуард Хәбибуллинны ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры вазыйфасына билгеләү турындагы Указны имзалады
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры вазыйфасына Эдуард Хәбибуллинны билгеләү турында Указга кул куйды.
Минтимер Шәймиев Парижда Франческо Бандарин белән очрашты һәм Шартр шәһәрендә булды
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты чакыруы буенча ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Парижга килде, ЮНЕСКО штаб-фатирында булды.
Татарстан төрмәләрендә 13 мең кеше утыра, яртысы диярлек - рецидивистлар
Төрмәдә утырып чыккан гражданнарның кабат җинаять юлына басуын кисәтү, иректән мәхрүм ителү урыныннан чыгаручыларга административ күзәтчелек булдыру турындагы законның үтәлеше, аларны социаль адаптацияләү белән бәйле мәсьәләләр бүген Кремльдә ТР Иминлек советы белән ТР да хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең берләштерелгән утырышында каралган төп темалар булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов, министрлык-ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, дини, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б. катнашты.
10
июль, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда “Булгария” фаҗигасе корбаннары истәлегенә мемориал ачылды
Бүген Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында, нәкъ бер ел элек “Булгария” теплоходы баткан урында фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз