ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искәртеп узабыз, Әхмәт Тута яңа дипломатик вазифага күчү сәбәпле Татарстандагы үз эшен төгәлли.

17
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Харьков өлкә дәүләт хакимияте рәисе Михаил Добкин белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан һәм Харьков өлкәсе (Украина) арасындагы хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре хакында барды.
Быел республикада план йөкләмәсе буенча 2 млн. 20 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылырга тиеш булса, бүгенгә аның 90 проценты үтәлгән -1 млн. 811 мең кв. метр мәйдан торгызылган. Шуның 58 мең кв. метры соңгы бер атнадагы кызу эш нәтиҗәсе. Ел ахырына кадәр калган ике атнадан артык вакыт эчендә планны үтәп чыгу өчен 209 мең кв. метр мәйданны сафка бастырасы бар. Төрле программалар ярдәмендә быелгы план, гомумән алганда, үтәлсә дә, социаль ипотека программасы буенча йөкләмә үтәлмәячәк. Бу мәсьәлә бүген тагын бер тапкыр ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә күтәрелде.
Киләсе елның 3-27 май көннәрендә Казанда шахмат буенча дөнья чемпионы таҗы өчен көрәш узачак. Әлеге мәртәбәле халыкара ярышка әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнехановның Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашуында каралды. Очрашуда шулай ук Премьер-министры Илдар Халиков, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

16
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Новосибирскига сәфәре йомгаклары буенча ике төбәк арасында Ниятләр беркетмәсенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко имзалады.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Себер җирендәге бу очрашу “түгәрәк өстәл” форматында узды.
Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе бу көннәрдә Новосибирскида. Делегация составында – Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек бар.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе һәм Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко “Сухой” холдингына керүче В.П.Чкалов исемендәге Новосибирски авиация җитештерү берләшмәсендә булды.

15
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе бу көннәрдә Новосибирскида. Делегация составында – Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Малайзиягә эш визиты кысаларында “Путраджая” корпорациясе рәисе Тан Сри Шәмсетдин Осман белән очрашты.

Путраджая шәһәре башлыгы Татарстан Республикасы делегациясе өчен презентация үткәрде, дәүләт учреждениеләре эшчәнлеген локальләштерү һәм оештыру мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International