ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2010 ел
җомга

Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов 15нче октябрьдән кыскавакытлы ялга китте.

Ел тәмамланырга 2 ай ярым вакыт калып бара, ә Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының 46,9 проценты гына уңайлы торак белән тәэмин ителгән. Кайбер муниципаль районнарда бу күрсәткеч тагын да кискенрәк. Арча районында тәэмин ителеш нибары -2, Биектауда -2,5 процент кына. Сабада бу күрсәткеч -8, Югары Осланда -10 процент, Әгерҗе, Баулыда 17-18 процент чамасы. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.

Быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен, Премьер-министр Илдар Халиков торакны сафка бастыруның атналык графигын эшләү бурычын куйды. Шулай ук 2011 ел өчен торак төзелешен башлап калдыру да көнүзәк мәсьәлә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә торакны сафка бастыру мәсьәләләре буенча уздырылган видеокиңәшмәдә әнә шундый бурыч куелды.


14
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
 
'Хөрмәтле ватандашлар!

Ил буенча Бөтенроссия халык санын алу башлана. Яңа Россиядә гомумдәүләт күләмендәге мондый зур чара икенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты - җәмгыятебез тормышының объектив сурәтен булдыру. Хуҗалыклар буйлап йөреп, билгеләнгән сорауларга җавап алу халыкның социаль-икътисадый дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Узган айларда моңа күпъяклы, зур әзерлек эшләре алып барылды, анда хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары, республика җәмгатьчелеге катнашты.
Казанга 2002 елдан бирле әледән-әле киләм, килгән саен спортны үстерү өлкәсендә республика җитәкчелегенең дөрес караш-юнәлештә булуына инанам һәм Казан үрнәге Россия Федерациясе субъектларына өлге дип саныйм. Казанның спорт башкаласына әйләнә баруын күрми-белми мөмкин түгел, чыннан да, Татарстан башкаласы спортта җитди позиция билиячәк, ул хәзердән үк инде халыкара спорт картасында: төбәкнең даны танылу, инвестицияләр, туризм җәлеп итү, иң мөһиме – халыкны сәламәтләндерү дигән сүз бу, дип белдерде бүген Казан Ратушасында барган Физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәте буенча федерация советы комиссиясенең күчмә пленар утырышында аның рәисе Вячеслав Фетисов.
Казанда Татарстан, Россия һәм дөнья икътисадының актуаль темалары хакында фикерләшәләр. Бүген Татарстан башкаласында “Евромани-Казан 2010” Халыкара инвестиция форумы эшли башлады. Әлеге чараның ТР Хөкүмәте булышлыгында “Euromoney Conferences” Британия компаниясе тарафыннан Татарстан башкаласында өченче тапкыр оештырылуы. “Корстон”да узган ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, “Euromoney Conferences” директоры Кристофер Гарнетт, Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча башкаручы директоры Наталья Ханженкова һ.б. катнашты.

13
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы белән Татарстанның республика тәкъдим итә торган кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
“Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (РОСНАНО) белән тыгыз элемтәдә булып, үзенең проектлары белән катнашса да, “Идея” инновацион технопаркы, IT-паркы булган Татарстанга инновацион юнәлештә урында таптанырга ярамый һәм, әйтергә кирәк, инновацияләрдә ишекләрне бикләп утырудан мәгънә юк: үзеңдә булганны башкаларга күрсәтергә, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә – дөнья киңлегенә чыгарга кирәк.
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде. Бу Рөстәм Миңнехановның Президент вазыйфасында Юллама белән тәүге тапкыр чыгыш ясавы иде. Зур концерт залында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР чит төбәкләрдәге һәм иллләрдәге даими вәкилләре, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Ферерация Советы әгъзалары, министрлыклар-ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашты. Утырыш радио-телевидение аша трансляцияләнде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты белән Гильбоа өлкәсе (Израиль) советы губернаторы Дани Атаро һәм Дженин (Фәләстин) провинциясе губернаторы урынбасары Абдалла Баракат белән очрашты. Бу хакта ТР Президентның матбугат хезмәте белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International