Казанда 2013 ел Универсиадасына спорт объектларын төзү мондый темплар белән барса, спорт бәйрәмен үткәрүгә бер ел кала шәһәр аңа 100 процент әзер булачак. Бу турыда журналистларга Россия Федерациясенең Исәп-хисап палатасы рәисе Сергей Степашин әйтте. Ул Татарстан башкаласына “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумында катнашу өчен килгән.
Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексында 2009 елның 9 аенда җитештерелгән продукция күләме 120 млрд сум, ягъни республикадагы сәнәгый җитештерү күләменең якынча 20 процентын тәшкил иткән. Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе коллегиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. Ул Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексының торышы һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.
Республикабызның “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын кертүдәге уңышлы тәҗрибәсе Лондонда бара торган Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында югары бәяләнгән. Британия технология һәм электрон коммерция институтының “Электрон Хөкүмәт ярдәмендә уңышлы идарә итү” исемле премиясен («Award of British institute of technologies and E-commerce») Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка лорд Әхмәт Роттерхамский тапшырган. Бүген бу турыда журналистларга биргән интервьюсында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов әйткән. Моннан тыш, Британия институтының “Технологияләр өлкәсендә лидер” дигән премиясенә 2000 елда физика өлкәсендә Нобелев премиясе лауреаты булган Жорес Алферов лаек булган.