Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың машина төзелеше комплексында 9 айда җитештерелгән продукция күләме 120 млрд сум тәшкил итте”

2009 елның 19 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексында 2009 елның 9 аенда җитештерелгән продукция күләме 120 млрд сум, ягъни республикадагы сәнәгый җитештерү күләменең якынча 20 процентын тәшкил иткән. Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе коллегиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. Ул Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексының торышы һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.
Утырышны ачканда Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, машина төзелеше комплексы республика икътисадына шактый зур өлеш кертә. Комплексның 3,5 мең предприятиесе сәнәгать өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 40 процентын үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов икътисади кризис шартларында машина төзелеше комплексының җитештерү күләме кимү, эшчеләр санын кыскарту, кредит ресурслары җитмәүдән аеруча зур зыян күрүен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов оборона-сәнәгать комплексындагы хәлне аерым билгеләп үтте. Әйтик, аның сүзләренә караганда, оборона-сәнәгать комплексы бүгенге көндә дәүләт оборона заказын алу хисабына гына үзенең тоткан урынын саклап кала алган.
Машина төзелеше комплексына килгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры әйтүенчә, базарда – сәнәгатьтә, авыр машина төзелешендә, металлургиядә - яңа позицияләр эзләргә һәм яулап алырга кирәк.
2009 елның 9 аендагы (гыйнвар-сентябрь) нәтиҗәләр буенча эшләрнең торышы турындагы җентекле доклад белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады.
Гыйнвар-сентябрь айларында сәнәгый җитештерү күләме 611 млрд сум тәшкил иткән (индекс – 87,4 %).
Сәнәгатьтә айлык уртача хезмәт хакы 16 меңгә калган (2008 елның шушы ук чорында 17 мең булган). Машина төзелеше комплексында айлык уртача хезмәт хакы – 13 мең сум.
Машина төзелеше комплексының зыянлы предприятиеләр өлеше (тикшерелгән предприятиеләрнең гомуми саныннан) 36 % тәшкил иткән (2008 елның шушы ук чорында 18 % булган). Предприятиеләр 8,5 млрд. сум күләмендә зыян күргән.
Машина төзелешендә җитештерү күләме кимү, нигездә, тармак продукциясенә ихтыяҗ кимү, хезмәт җитештерүчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә югары булмавы белән аңлатыла. Бу җитештерү көчләрен таркату, продукция рәтләрен төрлеләндерү, аларны яңа сату базарларына чыгаруны таләп итә.
Боларның барысы да машина төзелеше комплексында чагылыш тапты. Анда җитештерү кимү аеруча нык сизелде. Тугыз айдагы нәтиҗәләр шуны күрсәтә: “КАМАЗ” ААҖ тарафыннан 17,5 мең йөк автомобиле төяп озатылган, сатуның гомуми күләме 32,4 млрд сум тәшкил иткән. 2009 елда “КАМАЗ” якынча 26 мең автомобиль, 2010 елда 27 мең чамасы йөк автомобиле сатарга планлаштыра.
Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, 2009 елның гыйнвар-сентябренә машина төзелеше комплексы җитештерү күләменең 22 проценты оборона-сәнәгать комплексы өлешенә туры килә, болар – 13 эре һәм урта хәлле завод, уннан артык фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлык бюросы. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә бүген якынча 45 мең кеше, ягъни машина төзелешендә эшләүчеләрнең өчтән бере эшли.
9 айда Татарстанның оборона-сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 26 млрд сумлык продукция җитештерелгән (бу 2008 елдагы күрсәткечтән 2 процентка артыграк).
Фаразлауларга караганда, 2009 елда оборона-сәнәгать комплексының җитештерү күләме 35 млрд сумга җитәчәк, шул исәптән дәүләт оборона заказы якынча 18 млрд сум тәшкил итәчәк (чагыштыру өчен: 2008 елда дәүләт оборона заказы 13 млрд сум тәшкил иткән).
Коллегиядә катнашучылар шулай ук “КВЗ” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай, Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасының Энергияне саклау технологияләре үзәге директоры Евгений Мартыновның чыгышларын тыңладылар.
Коллегияне йомгаклап, Татарстан Республикасы Премьер-министры әлегә икътисадта яхшы якка үзгәрешләр сизелмәвен, 2010 елны уңышлы ел булыр дип алдан ук билгеләп куеп булмавын әйтте. Ул коллегиянең тармак принцибы буенча оешуын уңай бәяләде һәм моның тармак үзенчәлекләрен исәпкә алырга, билгеле бер мәсьәләләргә генә тукталырга мөмкинлек бирүен әйтеп үтте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры докладының тулы версиясен http://mpt.tatar.ru/rus/file/pub/pub_38425.doc сылтамасы буенча кереп укый аласыз.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчеләренә яңа сату базарларын эзләргә, республика җитештерүчеләренең продукциясен танытырга тәкъдим итте.
“Базарда конкуренция тудыра алырлык булу өчен, хәзер кайбер хезмәтләрне аутсорсингка чыгарырга, җитештерүне яңартырга кирәк”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Коллегиядә Рөстәм Миңнеханов республикадагы югары уку йортлары һәм предприятиеләрнең үзара бәйләнештә торырга тиешлегенә тагын бер мәртәбә тукталып үтте. Сәнәгать һәм икътисадка чынлап та кирәк булган белгечләрне әзерләү өчен, ул һөнәри техник белем бирү өлкәсендә эшне көчәйтергә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International