Cnews бәяләвенчә, Татарстан Республикасы 2009 елда дәүләт секторында мәгълүмати технологияләрне куллану буенча лидер булып тора

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
CNews үткәргән “Дәүләт секторындагы иң яхшы ИТ-проект - 2009” конкурсының нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында тормышка ашырылган проектлар берьюлы берничә номинациядә җиңеп чыккан.
Проектлар экспертларның бәяләүләре буенча иң күп балл җыйган.
Шуны искәртик: “Дәүләт секторындагы иң яхшы ИТ-проект – 2009” конкурсы “Дәүләт хакимияте органнарында мәгълүмати технологияләр” еллык күзәтүен әзерләү кысаларында CNews Analytics агентлыгы тарафыннан үткәрелде.
Конкурста экспертлар 2008 елда – 2009 ел башында дәүләт секторында тормышка ашырылган аеруча мөһим һәм кызыклы проектларга бәя бирделәр.
Проектлар турындагы мәгълүматны Cnews сайтында анкета тутырган ИТ-компанияләр үзләре тәкъдим итте. Шуның белән беррәттән, аналитик төркем экспертлары да үз мониторингларын үткәрделәр.
Конкурс кысаларында түбәндәге номинацияләр билгеләнде: “Елның иң яхшы инфраструктура проекты”, “Иң яхшы “Дәүләт-гражданин” ИТ-сервисы”, “Иң яхшы “Дәүләт-бизнес” ИТ-сервисы”, “Дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы ИТ-проект”, “Елның иң социаль мөһим ИТ-проекты”, “Дәүләт идарәсе ИТ-системаларында ел инновациясе” һәм башкалар.
Һәр проект CNews Analytics эксперт төркеме әгъзалары тарафыннан 10 баллы шкала буенча бәяләнде. Анда түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: нәтиҗәлелек (эшкә бирелеп эшләү һәм заказчы өчен реаль өстенлекләр булу), яңалык һәм масштаблылык.
Өч төп номинациядә - “Елның иң яхшы инфраструктура проекты”, “Иң яхшы “Дәүләт-гражданин” ИТ-сервисы, “Дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы ИТ-проект” – Татарстан Республикасында тормышка ашырылган проектлар иң күп балл җыйды.
Әйтик, “Елның иң яхшы инфраструктура проекты” номинациясендә “Татарстан Республикасы телекоммуникацияләренең интеграцияләнгән дәүләт системасы” проекты (үтәүчесе – “Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе, заказ бирүчесе – Татарстан Республикасы Хөкүмәте) җиңү яулады. Ул 24 балл җыйды.
“Иң яхшы “Дәүләт-гражданин” ИТ-сервисы” номинациясендә Татарстан Республикасында өченче буын инфоматларын кулланылышка кертү проекты (үтәүчесе - Logic Systems, заказ бирүчесе – Татарстанның “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе) җиңеп чыкты. Ул 25 балл җыйды.
“Дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы ИТ-проект” номинациясендә “Татарстан Республикасында бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы” проекты (үтәүчесе – “Заманча Интернет-технологияләр” ААҖ, заказ бирүчесе – “Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе) җиңде. Ул 27 балл җыйды.
CNews үткәргән “Дәүләт секторындагы иң яхшы ИТ-проект - 2009” конкурсы лауреат һәм финалистларының тулы исемлеген http://www.cnews.ru/anketa/best_it_gos.shtml сылтамасы буенча карый аласыз.

Белешмә өчен:
CNews журналы – ИТ-департамент җитәкчеләрен һәм югары технологияләр өлкәсендәге белгечләрне күздә тотып чыгарылган эшлекле басма. Ул 2004 елның декабреннән бирле чыгарыла.
Журналның үзенчәлеге – аның мәгълүмати технологияләрне куллана торган вертикаль базарларга басым ясавы. Һәр санда тармакларга CNews Analytics экспертлары ясаган еллык күзәтүләрнең төп материаллары басыла. Моннан тыш, журнал корпоратив программалы тәэминат һәм аппарат чаралары базарларына багышланган бүлекләрне, элемтә тармагындагы проблемалар турындагы мәкаләләр һәм цифрлы кулланучылар җайланмалары тестларын үз эченә ала.
Журналда экспертлар, Россия һәм дөнья ИКТ-базарындагы лидер компанияләр вәкилләренең шәрехләмәләренә аерым игътибар бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International