ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
2009 елда Татарстанда пар казаннары биналарында эшләнеп чыга торган җылылык энергиясенең халыкка дигән өлешенә тарифларны киметү мәсьәләсе яңадан каралган. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Марина Фәйрушина хәбәр итте.
Авыр икътисади хәлгә карамастан, Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек дәвам итәргә тиеш. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен белән булган очрашуда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, республикада инновацион проектларны тормышка ашыру өчен төзелгән инфраструктура икътисадка кризистан җиңел чыгарга һәм производствоның конкурентлылыгын тәэмин итәргә булышырга тиеш.

19
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә урман ресурсларын карауның яңа технологияләрен кулланырга чакырды.
Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә “инновацияләргә дә урын бирелергә тиеш”.
Бүген республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов “Өй эчендәге газ җиһазларын эшләтү куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм магистраль газүткәргечләр күчәре белән ике арадагы рөхсәт ителгән ара калдыру тәртибен бозу турында” дигән темага Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде. Утырышта газ приборларын куллану вакытында барлыкка килә торган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү алымнары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә республика һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен Татарстан Республикасында җитештерелә торган автомобиль техникасын сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә республиканың бөтен министрлыклары җитәкчеләре, Sollers (“Соллерс” ААҖ) компаниясенең генераль директоры Вадим Швецов, “Sollers-Алабуга” ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов һәм башкалар катнашты.

17
гыйнвар, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ базасында "КамАЗ" автомобиле кронштейннарын һәм  арткы подвескасы тарттыргычларын җитештерү буенча тантаналы рәвештә яңа цех ачуда катнашты.
Бүген, 17 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Актаныш муниципаль районына китте.

16
гыйнвар, 2009 ел
җомга
Кичә, 15 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның үз вазыйфаларын үтәүгә керешү тантанасында катнашты. Инаугурациядә Россия Хөкүмәте әгъзалары, Идел буе федераль округы төбәкләренең җитәкчеләре, депутатлар һәм сенаторлар катнашты.

15
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында халык өчен электр белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдалану нормативларына үзгәрешләр кертелде. 2009 елның 14 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үзгәрешләр кертү турындагы тиешле карарга кул куелды.
Әйтик, күпфатирлы йортларда торак йорт эчендә электр энергиясен куллану нормативына электр энергиясеннән гомумән йорт ихтыяҗларында (подъездлар, подваллар, домофоннар һ.б.) файдалану нормативы да кергән.
Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) Татарстан Республикасы территориясендә авыр һәм җиңел тракторлар җитештерүгә инвестицияләр кертү, нефть химиясе өлкәсендә уртак проектлар булдыру, Татарстан һәм Иран университетлары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу, шулай ук Казан һәм Тәбриз шәһәрләре арасында туры һава юлларын ачу мөмкинлекләрен карый.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда Көнчыгыш Азәрбайҗан (Иран) губернаторы Әхмәт Әлириза Биги хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International