Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Bosch (Robert Bosch GmbH (Bosch) компаниясе арасында Теләкләр турындагы килешүгә кул куелды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин һәм Bosch ның Россиядәге генераль директоры Вис Херманн кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын үткәрде. Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурсның төрле номинацияләрендә (13 номинация) претендентлар кандидатуралары турында фикер алыштылар.
Шуны да искәртик: конкурс республикада 2002 елдан башлап үткәрелеп килә, ул Татарстан Республикасының Сәнәгый предприятиеләр ассоциациясе (2005 елдан – Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе) тарафыннан оештырылган.