Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Панков белән очрашты. Анда хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләү, шулай ук яшьләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт үтүләренә бәйле башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе нанотехнологияләр буенча беренче халыкара форумда катнаша. Ул Мәскәүдә (Кызыл Преснадагы Экспоүзәк) ачылды.
Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наил Гобәев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Әсхәт Гомәров, КДТУ (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов, КДТУ (КАИ) президенты Геннадий Дегтяров һәм башкалар.