Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясендәге вәкиллек компаниясенең генераль директоры Девашис Мисра әфәнде җитәкчелегендәге “Сома Энтерпрайз Лимитед» (Һиндстан) төзелеш компаниясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Бүген Казанга якын “Биектау” автодромында ралли-кросс буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына, Д1 һәм Д1А га Россия Чемпионатының V этабы, Д2-2500гә Россия Кубогының III этабы халыкара ярышлары башлана. Ярышлар 31 нче августка кадәр барачак.
Бүген республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Түбән Кама, Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнары кырларын карап чыкты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, Татарстан Премьер-министры бу районнардагы урып җыю эшләренең барышы белән танышты, игенче һәм инвесторлар белән очрашты. 28 нче август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 млн. 880 мең тонна ашлык суктырылган.
Пекинда Татарстан Республикасы спортчылары Россия җыелма командасы өчен өч алтын олимпия медале яулап алдылар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев сөйләде.