Сентябрьдә Татарстан Республикасында 34448 бала беренче сыйныфка барачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте. Искә төшереп узыйк: узган елда республикада 33551 бала беренче сыйныфка барган иде.
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында DSM Nutritional Products компаниясе вәкилләре белән очрашуда агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Анатолий Краснов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, «Татэнерго» ААҖ нең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
31 нче июльдә Түбән Кама шәһәрендәге төзелеш мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешенең республика штабы утырышы үткәрелде.