ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Утырыш барышында прдприятиенең 2017 елның 9 аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең ТРдагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Татар теле, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу Лондонда Россия-Британия эшлекле форумы киңлекләрендә узды.  

Компания – СССРның элеккеге башка илләрендә турыдан-туры инвестицияләр белән шөгыльләнүче эре компанияләрнең берсе. Россиядә 1994 елдан бирле эшчәнлек алып бара.

Компания вәкилләре сүзләренчә, алар Россиядә эшчәнлек алып баруның зур перспективаларын күрәләр.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астра Зенека» компаниясе җитәкчелеге белән Татарстан һәм компания арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алышты. 

Чара Лондонда Рөстәм Миңнехановның Бөекбритания башкаласына эш сәфәре кысаларында узды. 

Искәртәбез, «Астра Зенека» компаниясе –  фармацевтика, төрле авыруларны, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология, респиратор һәм ялкынсыну авыруларын дәвалау һәм профилактикалау буенча инновацион дару препаратлары җитештерү буенча бөтен дөньяга мәгълүм лидерлардан санала.

Татарстан Британия бизнесын һәм технологияләрен, шулай ук инвестицияләр җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов III Россия-Британия бизнес-форумы ачылышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда хәбәр итте. Чара Лондонда The Queen Elizabeth II конференц-үзәгендә узды.

Быел форум «Үсеш потенциалын берләштереп» девизы астында уза. Чарада Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Яковенко, статс-секретарь – Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Сәүдә вәкиле Борис Абрамов катнаша.

Форум «Брекзит – Россия һәм Бөекбритания икътисадый диалогы трансформациясенең чыганагы буларак» пленар сессиясе белән ачылды.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре белән килде.

Иртәгә, 2017 елның 29 ноябрендә, Бөекбритания башкаласында булганда  Рөстәм Миңнеханов Россия-Британ бизнес-форумының III пленар утырышында катнашачак, шулай ук халыкара компанияләр җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырачак.

Соңгы өч ел ярым эчендә Татарстанда 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк  чемпионатының төп этабы башланды. Чемпионатка 800дән артык конкурсант һәм 764 эксперт килде, ярышларда шулай ук “Ворлдскиллс Юниор” стандартлары буенча 131 конкурсант катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (БГӘ) эш сәфәре барышында Берләшкән Гарәп Әмирекләренең Икътисад министры Солтан Әл Мансури белән очрашты. Очрашу Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышы кысаларында узды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International