Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (БГӘ) эш сәфәре кысаларында Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышында катнашты. Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узды.
Утырыш башланганчы Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләренең ике яклы очрашуы узды, анда яклар киләчәктә илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Президент Абу-Даби шәһәренә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре белән килдк.
Эш сәфәренең төп максаты – сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең җиденче утырышында катнашу, утырыш Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды.
«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашучылар – Мәскәү югары уку йортларында укучы Татарстаннан чыккан студентлар, аспирантлар, яшьләр.
«2014 – 2020 елларга «Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Казанда “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында генерал-лейтенант А.В.Антонов истәлегенә ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча халыкара турнир узды.
Турнирда 4 команда - “Синтез-Мастерс” (Казан), “Спартак-Мастерс” (Волгоград), “Казакъстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс 45+” чыгыш ясый.
Ярышлар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт остасы Ирек Зиннуров, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, Идел буе округының арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР прокуроры Илдүс Нафиков, Александр Антоновның гаиләсе һәм туганнары катнашты.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт өчен түләүнең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртәбез, конкурс республикада дүртенче мәртәбә уза. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар конкурста катнашу өчен үз хезмәткәрләрен җибәрәләр.
Татарстан Республикасында 2017 елның 24 ноябренә 2 012,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 100,2%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина призларына «Уңыш югарылыгында» II ачык турнирын ачу тантанасы узды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Искәртәбез, ярышларны оештыручы – «Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы. Турнир директоры – Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «тел мәсьәләсе» буенча вәзгыятькә һәм Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренә карата комментарийлар бирде.
Михаил Бабич сүзләренчә, «тел мәсьәләсе» Россиянең башка милли республикалары өчен дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясе белән билгеләнгәнчә, илнең барлык территориясендә дәүләт теле – рус теле. Бер үк вакытта республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы да гарантияләнә.