Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан православие җәмәгатьчелегенең III форумында катнашты.
Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумы ачылды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Федераль Милләтләр эшләре агентылыгы җитәкчелеге вәкилләре, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, шулай ук Рус Православие Чиркәвенең (РПЧ) башка вәкилләре дә катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районына бардылар, анда алар яңа боз сарае ачуда катнаштылар.
«Теләче-Арена» физкультура-савыктыру комплексы ясалма боз белән җиһазландырылган һәм уку-күнегү, хоккей, шорт-трек һәм фигуралы шуу чаралары уздыру өчен билгеләнгән. Монда 360 бала һәм яшүсмер спорт белән шөгыльләнә алачак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген видеоконференцэлемтә буенча РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 23 декабреннән булган 1452 номерлы Карарын юридик затлар тарафыннан башкарылу мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Казанга эш сәфәре белән (2017 елның 23-24 ноябре) Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.
«Казан» халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Республикасы Австрия белән Россия-Австрия мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә юнәлгән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Австрия эшлекле советының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2017 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен Татарстан Хөкүмәте бүләкләренә республика конкурсы дипломантларын һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды.
Кышка әзерләнгәндә Татарстанда юл оешмалары тузган техниканы яңага алыштырган. Быел 72 берәмлек кар чистарту техникасы сатып алынган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Альфа-Банк” АҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР икътисад министры Артем Здунов, финанс ведомстволары вәкилләре катнашты.
Пленар утырыш тәмамлангач, чарада катнашучылар 13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумы күргәзмәсенә юнәлделәр. Биредә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанның сәнәгать кластеры һәм инфраструктурасын тәкъдим итүче стенды бар иде. Аерым интерактив экран Казанда 2018 елның 10-12 май көннәрендә узачак "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" унынчы халыкара икътисадый форумы турында мәгълүматны күрсәтеп торды.
Малайзия Премьер-министры Наджиб Абдул Разакка Татарстан стенды турында Рөстәм Миңнеханов аңлатмалар биреп барды һәм республиканың социаль-икътисадый вәзгыяте турында сөйләде. Очрашуда Малайзия Премьер-министры Татарстанның суднолар төзү һәм вертолетлар җитештерү мөмкинлекләре белән кызыксынды.
Татарстан Президенты форум кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрде.