Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы үтте. Утырышта 2017 елның 9 аенда бюджет башкарылуына йомгаклар ясалды, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
Татарстанда 2017 елның гыйнвар-сентябрь айлары нәтиҗәләре буенча нефть чыгару 2,3 процентка арткан, химик продуктлар җитештерү күләме - 4,3 %, резина әйберләре - 13,2 процентка. Пластмассадан әйберләрне җитештерү 1 процентка кимегән, нефть продуктлары - 8 % кимегән (алдан каралган капиталь ремонт эшләре сәбәпле). Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ дирректорлар советы утырышында компания генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт секретаре – илкүләм икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны үстерү, уртак проектларда катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгария Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бойко Коцев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе белән очрашты.
«Россия-Болгария мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Болгария арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары звеносы җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрде.
Укыту программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «AmBar» (American Business Association of Russian speaking professionals) ассоциациясе президенты Анна Дворникова мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында General Electric компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Джон Фланнери (John Flannery) белән очрашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Джон Фланнери билгеләп үткәнчә, GE компаниясен Татарстан белән күптәнге эшлекле багланышлар бәйли. Без Россиянең күп төбәкләре белән эшлибез, әмма Татарстан безнең өчен аеруча мөһим, диде ул.
Джон Фланнери цифрлаштыру өлкәсендә компания проектлары турында сөйләде.
Бүген Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә халыкара компания вәкилләре белән очрашты.
Очрашулар халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) киңлекләрендә узды.
Башта ул Ernst&Young компаниясенең инновацияләр буенча җитәкчесе Джефф Вонг белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка Татарстанның цифрлы трансформация программасы концепциясе тәкъдим ителде.
Бүген Сан-Францискода халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) кысаларында берничә документ имзаланды.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Беренчедән, «Татхимпласт» ҖЧҖ белән JVIS-USA, LLC арасында автомобильләр төзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында куллану өчен полимер компаундлар җитештерү буенча Төньяк Америкада уртак предприятие булдыру турында сөйләшүләрне дәвам итү турында үзара аңлашу меморандумы имзаланды.
«ТАНЕКО» АҖ ("Татнефть" ГАҖ предприятиесе) һәм Chevron Lummus Global LLC Сан-Францискода ниятләр турында меморандумнар имзаладылар.
«ТАНЕКО» комплексында җитештерү нәтиҗәлеген арттыруга юнәлтелгән әлеге документларны имзалау Сан-Франциско шәһәрендә халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) кысаларында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода (АКШ) Global Technology Symposium халыкара технологик симпозиумында катнашты.
Бу - Кремний үзәненең венчур капиталы, үсеп баручы базарларда технологияләр һәм эшкуарлык темасына багышланган симпозиум. GTS стапртап проектларны эзли.