ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "Ачык инноавцияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты.

Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды.

Әлеге форум Мәскәүдә 2012 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте, "Роснано" инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды, Россия венчур компаниясе, "Сколково" инновацияләргә ярдәм фонды, Внешэкономбанк тарафыннан үткәрелә.

Бүген Татарстанның барлык торак йортлары һәм социаль объектлары җылылык белән тәэмин ителгән. Җылы бирә башлаганда җитди һәлакәтләр булмады, дип хәбәр итте 17 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышында катнашты.

Чара «Сколково» инновацион үзәгендә узды.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ төбәкләрендә дәүләт идарәсен камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, элегрәк Татарстан Президенты катнашында узган стратегик сессия барышында республика инициативаларын Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кертү кирәклеге турында бурычлар билгеләнгән.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" радиостанциясе студиясендә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Барс-Медиа" ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов озата йөрделәр. 

Бүген 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татарстан-2030» стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында төп нотык белән Татарстанның икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай машина төзелеше компаниясе «Weichai Power» генераль директоры Тан Сюгуанг белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортныда узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдереглән Татарстан- Кытай элемтәләрен киңәйтүгә аеруча игътибар бирә.


15
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален ачу тантанасында катнашты.

Чара Сочида, «Большой» боз сарае аренасында узды.

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин ачык дип игълан итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россиядә беренче булган биеклектәге Skypark маҗаралар паркында булды.

Skypark Сочиның милли паркында, Адлердан 11 километр ераклыкта, диңгездән 330 метр биеклектә урнашкан.

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә Татарстан Республикасыннан килгән делегатлар белән очрашты.

Искәртәбез, Татарстан Республикасыннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International