Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Барнаулда Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты.
Барнаулның Җәмыгъ мәчетендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» башлыгы Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, һәм Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Барнаулга (Алтай крае) килде. Г.С.Титов ис. Барнаул халыкара аэропортында аны Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков каршы алды.
Бүген үк Татарстан Президенты Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашачак, очрашуда төбәкара хезмәттәшлек перспективалары каралачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән дә очрашырга ниятли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек рус язучысы – Казан университетының иң атаклы студентларыннан берсе Лев Толстойның тууына 189 ел тулу уңаеннан Казан федераль университеты адресына котлау телеграммасы җибәрде.
Бүген, гадәткә кергәнчә, Танкистлар көне алдыннан Казан югары хәрби команда (танк) училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант кабул итү тантанасы узды. Антны 110 кеше кабатлады.
Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән команда җитәкчелеген, училищеның профессор-укытучылар һәм шәхси составын республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Коры җир гаскәрләре Главнокомандующие истәлекле тамгасы тапшырылды.
Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүгенгә Татарстанда бөртекле культураларны җыю 78%ка үтәлгән – 1,2 млн. га суктырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга 43 муниципаль берәмлектә 3 мең 122 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә карар 54 факт ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
"Түбән Кама нефть химиясе" үзенең ярты гасырлык юбилеен, производство ачып һәм уңай күрстәкечләр күрсәтеп, бәйрәм итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехим-Арена" боз сараенда узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада эш сәфәре вакытында шәһәрнең “атасы” исемен йөрткән һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган - Николай Лемаев исемендәге скверда булды.
Бүген Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итәләр. "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ югары концентрацияле формальдегид җитештерүче яңа җайланманы эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ Альбер Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнаштылар.