ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Җиңү Көнендә Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты. 

Казанда Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бәйрәм Парады узды.  Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.

«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле татарстанлылар! Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сезне чын күңелдән тәбрик итәм! 1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү шәһәре күгендәге бәйрәм салюты кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның тәмамлануы турында хәбәр бирде».


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга республика Хөкүмәте әгъзалары, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары, шулай ук, төбәкнең дини җәмгыять вәкилләре килгән иде.

Залга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кергәч, сәхнәгә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын керттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган чараларны оештыру һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышын үткәрде. 


7
май, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы һәм Баулы районнарында булды.

Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов озатуында ТР Хөкүмәте башлыгы чәчү кампаниясенең барышы белән танышу өчен кырларны карап чыкты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.   

Төп максаты – язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларын уздыру маршруты буйлап Казандагы автомобиль юлларын карап йөрде.   

Маршрут Казанда Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларында катнашучылар һәм кунаклар узачак урамнардан һәм автотрассадан гыйбарәт (матчлар 2017 елның 18-28 июнендә «Казан-Арена» стадионында булачак).

Шул исәптән бу – «Миллениум» күпере, Әмирхан урамы, Бондаренко урамы, Чистай урамы (Декабристлар урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр), Вахитов, Краснококшайская урамнары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International