Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкра олимпиаданы ябу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Баскет-холл»да узды.
Олимпиадада төп җиңүчеләр – Накамура Мидзуки (Япония) һәм Ризәлә Йосыпова (Татарстан Республикасы Саба районы).
Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бүген Казан Кремлендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм җирле үзидарә вәкилләрен бәйрәм белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Татарстанда республика өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга узачак - Татарстан халыкларының III корылтае (2017 елның 22 апреле).
Соңгы 10 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре – Татпотребсоюз – әзерләү эшчәнлеге күләмен 15 мәртәбә арттырды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кооперация һәм икътисадның тотрыклы үсеше. Өндәүләр һәм карарлар» конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.
Конференция Казанда («Корстон» КСККда) Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясенең Үзәк берлеге форумы кысаларында узды.
Форум кооперация үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм булган казанышларны күрсәтү максатларында уздырылды. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Форумда Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергй Морозов белән очрашты.
Очрашу Казанда Россия Федерациясе Үзәк берлегенең кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кулланучылар кооперациясе ролен һәм мөмкинлекләрен бәяләп бетермиләр. Аныңча, бу оешмага альтернативалар булмады да һәм булмаячак та. Шунысы мөһим: бу система авылда эшли «Безнең катнашудан – төбәкләр дәрәҗәсендәге хакимият, дәүләт ярдәменнән башка, кызганычка каршы, кулланучылар кооперациясе системасы тиешенчә эшли алмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-ярминкәсендә булды.
Күргәзмә Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырылган һәм Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе форумы уңаеннан уздырыла.
Күргәзмәне шулай ук Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе Советы рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды.
Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда узды.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран мәгълүмат чараларына интервью бирде. Ул Татарстан делегациясенең Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәренең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. "Без төбәк җитәкчелеге белән берничә нәтиҗәле очрашу уздырдык, алга таба уңышлы багланышлар өчен адымнарны билгеләдек. Татарстан һәм Хөрәсән-Резави провинциясе эшлекле даирәләре белән бизнес-форум үтте. Моннан тыш, без Мәшһәднең мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрендә булдык. Мин губернатор Али Реза Рәшидиянгә чараларны оештыруы өчен рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның туризм энҗесе – Мәшһәд шәһәрендәге имам Реза мавзолеенда булды.
Имам Реза мавзолее – Мәшһәд шәһәрендә архитектура комплексы, Ирандагы туризм һәм хаҗ кылу үзәге. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен монда 15-20 млн. кеше килә.
Комплексны карау барышында Татарстан Президенты тарихи китапханәдә булды, анда 90 меңләп кулъязма китап саклана. Шулардан 20 меңе – кулъязма Коръәннәрнең кыйммәтле нөсхәләре, иң борынгысы Ислам барлыкка килү мизгелененнән беренче гасырга туры килә. Моннан тыш, китапханәдә тарихи реликвияләрне бай җыентыклары тупланган, шулар арасында татар халкы тарихи чыганаклары да бар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ГХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) күзәтчелек органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча Бөтенроссия видео-форумында катнашты.
Бу чараны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков уздырды.
Форум бөтенроссия онлайн-трансляция рәвешендә узды.