ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтчелек советының чираттагы утырышы булды.

Күзәтчелек советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Утырышның көн тәртибенә ТР Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Куйбышев тимер юлының яңа җитәкчесе Рәшит Сәйбатталов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген дустанә Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән Татарстанны тыгыз хезмәттәшлек бәйли.   


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан өченче ел рәттән сатып алуның ачык булуы буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча югары  бәя ала. Бу хакта Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Ольга Редько сөйләде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы кече нефть предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. 

Чара Әлмәттә үткәрелде ("Татнефть" ГАҖ административ бинасы) һәм Татарстан Республикасы кече нефть предприятиеләренең 2016 елда эше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычларына багышланган иде. 

Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты. 

Төп доклад белән «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясады. 

Ростехнадзоның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экология иминлеге таләпләрен үтәү турындагы темага чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖнең 2016 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды.

Бүген Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев 20 мең хәйрияченең исеме кергән Хәйриячеләр китабының VII томын тапшырды.

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Чара Казан Ратушасында узды. 

Төп доклад белән ведомство җитәкчесе Павел Николаев чыгыш ясады. 

Хәзрге заман бездән көчләребез һәрдаим әзер булуын, барлыкка килүче янауларга вакытында җавап кайтаруыбызны таләп итә, диде Павел Николаев. Ул билгеләгәнчә, тикшерү идарәсе хезмәткәрләренең күбесе узган 2016 елда шундый ният белән хезмәт иттеләр. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International