Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты - Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашу.
"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру барышы темасына утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Дмитрий Медведев сәламләү сүзендә белдергәнчә, әлеге темага янә күтәрелә, чөнки ул чыннан да социаль яктан бик әһәмиятле.
Республикада экологик куркынычсызлыкны арттыру һәрвакыт беренче чиратта булачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Бу чарада Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Фәрит Хәйретдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров катнашты.
Нәкъ менә бу ведомство икътисадтагы үзгәрешләрне беренче булып күрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Бу чара “Хезмәт, мәгульлек һәм социаль яклау: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елда үсеш перспективалары” темасына багышланган иде һәм ул республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Коллегия эшендә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Беларусь Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Игорь Старовойтов катнашты.
Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала. Татарстанда уртача хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан. Хәзер ул 29 665 сум тәшкил итә.
Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре республиканың алга таба үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, республика хокук саклау органнары җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” программасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бу чара Казан Ратушасында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Илдар Халиков чараны ачып, Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән барысын да конкурсның уңышлы тәмамлануы белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгак коллегиясендә катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды.
Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының төзекләндерелгән бинасын карады (Казан ш., Яңа Комлы урамы, 44).
Татарстан Президенты бинаның тышкы бизәлешен бәяләде, бүлмәләрен карап чыкты. Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова озата йөрде.
Бинада архив эшен үстерү бүлеге, электрон хезмәт күрсәтүне мәгълүмаштыру бүлеге, материалларны фәнни куллану һәм халыкара элемтәләр бүлеге, документларны сакалу һәм дәүләт хисабын алып бару бүлеге һәм башкалар урнашачак.
Татарстанда контроль-үлчәм материалларны имтихан уздыру пунктында бастыру 12 имтихан уздыру пунктында кулланылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
2017 елда Татарстан Республикасында 14, 5 меңнән артык укучы БДИ тапшырачак.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.