Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков IV Казахстан ачык кыр олимпиадасында җиңгән яшь геологлар белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында булган очрашуда яшьләрне шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Xinjang China International Travel Service” (XCITS) туристлык компаниясе директоры Хай Цзуньюн белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров катнашты.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар “Өремче - Казан - Өремче” туристлык авиарейсын популярлаштыру буенча фикер алыштылар.
ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IBMның Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы генераль директоры Мишель Шарук белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстанның әйдәп барган югары уку йортлары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чын күңелдән» хәйрия акциясе кысаларында традицион хоккей матчында катнашты. Спорт ярышы Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә узды.
Бозга ике хоккей командасы чыкты: «Ковальчук-team» һәм «Козлов-team». Соңгысы составында 99 номеры белән Рөстәм Миңнеханов уйнады. Команда буенча Татарстан Республикасы Президенты партнерлары Вячеслав Фетисов, Вячеслав Козлов, Андрей Квартальнов һәм башкалар булды. Көндәшләре – күренекле Россия спортчылары һәм сәясәтчеләре, шул исәптән: Александр Овечкин, Александр Медведев, Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Аркадий Дворкович һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.
Утырышта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан хакимияте вәкилләре катнашты.
Утырыш Казанның тарихи өлешендә төзелеш һәм торгызу мәсьәләләренә багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Красный Ключ поселогында Кама елгасы яр буенда һәм «СемьЯ» үзәк шәһәр паркында булды. Объектлар буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман биреп барды.
Бүген Түбән Камада "Нефтехим Арена" боз сараенда Яшьләр клуб командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Яшьләр Хоккей Лигасы идарә директоры Алексей Морозов һәм башкалар катнашты.
Ышанам ки, Түбән Кама алга таба да Татарстан уңышына зур өлеш кертәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Раифа Богородица ирләр монастыренең архимандриты Всеволодның вакытсыз үлүе уңаеннан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның кайгысын уртаклашуын белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородица ирләр монастыре архимандриты Всеволодның вакытсыз вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты.