Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның альфа-олефиннар чыгару буенча яңартылган производствосын эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.
Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кыла. Максаты – Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеенда катнашу.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе предприятиеләрендә булачак, шулардан: «ТАНЕКО» АҖнең акрынайтылган кокослау җайланмасы, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның изопрен җитештерүе, «ТАИФ-НК» ААҖнең авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы.
Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эшләре төгәлләнүгә табан бара. Җыелмаган 50 мең га тирәсе калды, бу исә әлеге культуралар чәчелгән мәйданның 4 процентыннан кимрәген тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында республика Премьер-министр урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Тулаем төзелеш предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында сәнгать осталары концертында булды.
Искәртәбез, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре 2016 елның 17 августыннан алып 19 августына кадәр барды. Чаралар кысаларында мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары ил төбәкләренең берсе – Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате белән якыннанрак таныша алдылар.
Йомгаклау чарасы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды, ул Космодамианская яр буендагы Музыка йортында узды.
Укытучы эше сыйфаты дәрәҗәсен ярышу аша гына арттырып булмый - мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген анализлауга формаль караудан котылырга кирәк, мәгариф учреждениесе урынын, укучылар һәм укытучылар контингентын исәпкә алу мөһим.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.
Пленар утырыш бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә үтте, төп темасы - "Татарстан Республикасының нәтиҗәле мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары".
Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, юагры һөнәри белем уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем оешмалары директорлары һәм башкалар катнаша.
Пленар утырышның төп темасы – «Татарстан Республикасының нәтиҗәле мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары».
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында пленар утырыш онлайн режимында трансляцияләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен "Усад прогиназиясе" мәгариф учреждениесендә булды.
Прогимназиядә Рөстәм Миңнеханов уку классларын карады, балалар белән аралашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында «ICL-КПО ВС» ААҖнең яңа җитештерү бинасын төзү мәйданчыгында булды.
Яңа җитештерүне үстерү планнары, Лаеш районының Усады авылында ИТ-авылы төзү турында «ICL-КПО ВС» ААҖ компаниясе генераль директоры Виктор Дьячков сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль районнары башлыкларына мәктәпләр өчен яңа мәктәп автобуслары ачкычлары һәм ноутбуклар тапшырды.
Тапшыру тантанасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында узды.
Рөстәм Миңнеханов тантанада ассызыклаганча, бүген җаваплы көн, чөнки нәкъ менә бүген Лаеш шәһәрендә Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август пленар утырышы узачак.