ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  белән Монголиягә килде. Дәүләт башкаласы Улан-Баторда Татарстан Республикасы Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлек һәм товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барырга ниятли.    

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  кысаларында Монголия Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Премьер-министры Хван Гё Ан әфәнде белән очрашты.  
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Сеулга эш сәфәре кысаларында Корея Республикасының Үзәк Хөкүмәт комплексында узды.
Кунакларны сәламләп, Хван Ге Ан әфәнде әлеге визитның хезмәттәшлекне ныгыту «күпере» булачагына өмет белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, аңа Татарстан Республикасында уңайлы инвестицион климат булуы мәгълүм.

Без Татарстан Республикасына Көньяк Корея бизнесын һәм капиталын җәлеп итү яклы, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат һәм һәр яктан ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея-Татарстан эшлекле форумы ачылуда хәбәр итте. 

Форум Сеулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Кореягә эшлекле визиты кысаларында Корея Халыкара сәүдә ассоциациясенең (KITA) конференц-залында үтте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш сәфәре  кысаларында Samsung D’Light күргәзмә залында булды.

Samsung Electronics бинасында урнашкан яңа технологик шоурум җитештерүченең бөтен яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен была шоурум буйлап экскурсия оештырылды, анда кунакларга  «Әйберләр Интернеты» технологияләрен һәм Samsung «акыллы йорты» ничек оештырылуны күрсәттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре кысаларында Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Ли Си Чжон әфәндегә чакыруы өчен рәхмәт әйтте һәм кунакчыл Корея җирендә булуына бик шат икәнлеген белдерде. Россия Федерациясе җитәкчелеге төбәкара мөнәсәбәтләрне хуплый, диде.
«Кореядә безнең делегация 35 кешедән тора, - диде Татарстан Республикасы. - Ышанам, визит барышында Татарстан Республикасы һәм Корея Республикасы эшлекле даирәләре хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачарлар, яңа проектлар турында сөйләшеп килешерләр».

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда Көньяк Корея компанияләре җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырды. «Apollo» компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда татарстанда бикләвеч арматура җитештерү проектын гамәлгә ашыру турында барды. 


19
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш визиты кысаларында Сеулда Чхонгечхон елгасы ярын карады. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары яр буйлап уздылар, аның бизәлешен, шәһәр кешеләре өчен уңайлы шартларны бәяләделәр. Аңлатмаларны ТР Президенты Наталия Фишман биреп барды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда I-KAIST компаниясенең күргәзмә залын карады. I-KAIST компаниясе 2011 елда KAIST (Korea Advanced Institute of Science and Technology) Корея алдынгы технологияләр институтының фәнни эшләнмәләрен комменрцияләштерү һәм мәгариф алымнарын алга этәрү максатыннан оештырылды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеул янындагы Пангё техно-үзәнендә булды. Татарстан Республикасы делегациясенә паркның фәнни-техник мөмкинлекләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Сорауларга Пангё президенты Квак Жае Вон фәнде җавап бирде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда ( Корея Республикасы) Lotte World күңел ачу паркында булды һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек бинасын карады.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре белән Сеулда.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары өчен күңел ачу паркын тәкъдир итү уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International