Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «DLG басу көннәре-2016» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Хасфурт шәһәреннән ерак түгел Мариябургхаузен утарында урнашкан.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 14-15 июне) визит белән Германиядә (Бавария Федераль җире).
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Германиядә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисадый вәкиле Таһир Гатауллин, «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан ярминкәсе» генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар озата йөри.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Рубин» футбол командасының баш тренеры Хавьер Грасиа һәм «Рубин» футбол клубы президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кыла.
Ике көнлек визит кысаларында (2016 елның 14-15 июне) Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул «DLG басу көннәрендә» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы – авыл хуҗалыгында дроннарны файдалану мәсьәләләре һәм ашламалар куллануның нәтиҗәле методлары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксар шәһәренә (Чуаш Республикасы) эш сәфәре кысаларында Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә эшендә шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә ике тема: Интернет челтәрен дәүләт органнары эшендә кулланганда мәгълүмат иминлеген тәэмин итү, шулай ук көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик иминлекне тәэмин итү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксар шәһәрендә (Чуаш Республикасы) эш сәфәрендә.
Төп максаты – Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсендә катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Резедә Әхияровага Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә үтте.
Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм башккалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә эш сәфәрендә булды. Президент шәһәрнең тарихи үзәге - «Полукамушки» кварталында яшәүчеләр белән очрашты һәм тарихи микрорайонның киләчәк язмышы турында карар кабул итте.
Тарихи үзәктә Рөстәм Миңнеханов белән ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы аппаратының җаваплы хезмәткәрләре йөрде.
Казанның Кремль яр буенда Россия Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урыбасары Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар котлады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше «Мин үз илемне яратам» акциясеннән башланды: күккә кызыл, зәңгәр һәм ак шарлар очырдылар, аларга һәр кеше үз иленә багышланган теләкләрен яза ала иде.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бу датаны билгеләп үткәндә, Россия дәүләтчелеге тарихына мөрәҗәгать итәбез. Соңгы дистә еллар гаять мөһим һәм уңышлы эшчәнлек чоры булды. Бүгенге көндә без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас җитәкчелегендәге Куба делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу «КАМАЗ» заводы территориясендә узды, анда шулай ук Куба Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Куба делегациясе Чаллыда бер көнлек рәсми эш сәфәрендә. Төп максатлары – Россиянең иң эре машина төзелеш предприятиесе «КАМАЗ» эшчәнлеге белән танышу.