ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыллары халкына сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул Кукмара районында сөт терлекчелегенең күп еллык традицияләренә игътибар итте, һәм сөт савымын арртыра алуларын ассызыклады. 

Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриевка телеграмма юллады. 

"Хөрмәтле Сергей Дмитриевич" Хөрмәтле Кумара халкы! Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып сөт җитештерү күләменең югары дәрәҗәсенә ирештеләр. Татарстан районнары арасында тарихта беренче мәртәбә Кукмара халкы көндәлек тырыш хезмәтләре белән тәүлегенә сөт савымының 200 тонналык тулаем күләменә ирешә алды", - диелгән телеграммада.

 

 

Бүген Казанда “Блогерлар нефорумы”нда катнашучылар популяр “Хәерле иртә, Татарстан!” флешмобына кушылды.

Иртән төрле платформаларда популяр 4 блогер: Полина Бржезинская, Мария Горячева, Константин Павлов һәм Татьяна Рыбакова Татарстан Президенты кабинетында иде. Алар сәгать нәкъ 6да Рөстәм Миңнеханов белән бергә бер ракурста фото ясадылар һәм социаль челтәрләрдә үз битләрендә республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга хәерле иртә теләделәр.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов Йена шәһәрендә Үзара аңлашу турында меморандум һәм Тюрингиягә эш сәфәре  йомгаклары буенча беркетмә имзаладылар. 

Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов очрашуыннан соң ук Йенада «Розенталь» вилласында узды.  

Фәнгә керткән акчалар - иң уңышлы капитал салу ул. Шул сүздән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен Лейбниц исемендәге Фотон технологияләре институтында оештырылган презентация башланды. Моннан тыш, институт квант электроника, оптика, электрон системалар, микросистемалар, биофотоника һәм лазер технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кысаларында «Аналитик Йена АГ» (Analytik Jena AG) компаниясендә булды. 

Компания Йена шәһәрендә (Тюрингия) 1990 елда оештырылган, хәзерге вакытта ул Германиянең югары  технолоигяләр өлкәсендә алдынгы компанияләренең берсе. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә. 2000 елда компания биржага чыккан, ә 2013 елда компанияне киңәйтү барышында ул Швеция компаниясен үзенә йоткан һәм тагын да активрак үсә башлаган. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Йена шәһәрендә (Тюрингия) Универститет клиникасы эшчәнлеге белән танышты. Чара Рөстәм Миңнехановның Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кысаларында үтте (2016 елның 1-3 июнь көннәре). 

Презентация барышында Рөстәм Миңнехановка клиника тарихы һәм аның үсеше турында сөйләделәр. 

Фридрих Шиллер исемендәге клиника тарихы 200 ел элек башлангна, ә Фридрих Шиллер ис. университетының медицина факультеты тарихы 450 ел исәпләнә (факультетка 1558 елда нигез салынган). 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге утырыш барышында компания үсешенең стратегик мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, «Татспиртпром» ААҖ эшчәнлегенең Россия Федерациясе  аракы базары шартларында алып барылуы билгеләп үтелде. Утырышта китерелгән күрсәткечләргә караганда, 2014 елда сату базары 21%ка кимегән, 2015 елда – 7%ка. 

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Федераль Собраниесенең Хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе һәм Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе әгъзалары белән очрашты.  

Анда Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе рәисе урынбасары Эрмине Нагдалян, Әрмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Есаян, Әрмәнстан Республикасы Милли Собраниесе фракцияләре әгъзалары катнашты. Россиядән – ФС Федераль корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзаидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет әгъзасы Николай Рыжков, Россия Федерациясенең Әрмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, РФ ФС комитетлары әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстандагы әрмәннәр җәмгыяте вәкилләре катнашты.


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Станислав Тиллих әфәнде белән очрашты.   

Очпашу Рөстәм Миңнехановның Дрезденга эш сәфәре кысаларында узды.

Кунакларны сәламләп, Станислав Тиллих билгеләп үткәнчә, Саксония белән Татарстан арасындагы күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дрезденга эш визиты кысаларында Фраунгофера (Fraunhofer IWS) Материаллар һәм лазер технологияләре институтында булды.

Чара кысаларында Казан милли тикшеренү техник университеты (КМТТУ) белән Фраунгофер Институты (Fraunhofer IWS) арасында килешкәнлек турында Меморандум имзаланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International