ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов белән очрашты.

Очрашу «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы башланыр алдыннан Казан Ратушасында узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе.


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенең Ислам эшләре буенча иң югары советы рәисе урынбасары Шәех Абделрахман Бән Рәшид Бән Мөхәммәд Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты исеменнән "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркемендә катнашучылар хөрмәтенә рәсми кабул итү кысаларында барды.

Бүген Болгар тарих-археология комплексында "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры Вениамин Попов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Казанга төрле илләрдән килгән “Россия – Ислам дөньясы” төркеме әгъзалары катнашты.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Бәйрәм тантанасы   «Нефтехимик» боз сараенда узды. 

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть химиясе тармаклары предприятиеләренең күргәзмә экспозициясен карады. 

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Көн үзәгендәге мәсьәлә –агымдагы елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре иде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков #әти-әниеңне яздыр һәм #якыннарыңны яздыр дигән республика акциясенә кушылды һәм ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша әти-әнисен "Челнинские известия" газетасына яздырды.

Быелның беренче кварталы «Ак Барс» банкы эшчәнлегендә уңай динамика күрсәтте, шуңа карамастан, бүген банк алдында шушы нәтиҗәне саклап калу өчен җитди бурычлар тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» банкы акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте.

Чара бүген «Ривьера» (Казан) ККда узды.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, банкның турыдан-туры ярдәме белән  2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм башка чаралар уздырылды.

«Ак Барс» банкы быел 2015 елгы зыяннардан соң табыш алырга җыена. Бу хакта «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев акционерларының гомуми җыелышында хәбәр итте.

Акционерларының гомуми җыелышы «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстанга “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы эшчәнлегендә катнашу кызыклы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген әлеге оешманың Башкарма бюросы утырышы ачылу тантанасында белдерде.

Республика лидеры сүзләренчә, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы күп илләрнең җирле үзидарә органнарының хезмәттәшлеген ныгыту һәм киңәйтү мөмкинлеге бирә, җирле хакимиятләр мәнфәгатьләрен халыкара дәрәҗәдә кайгырту һәм илкүләм хөкүмәт белән үзара элемтәгә китерә.
“Җирле һәм төбәк хакимиятләренең ныклы хезмәттәшлеге безнең төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә”, - дип ышана ул.

Татарстанга «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы эшчәнлегендә катнашу кызыклы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген әлеге оешманың Башкарма бюросы утырышы ачылу тантанасында белдерде.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утырышы бүген «Казан ярминкәсе» КҮдә узды.

Чарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры -  «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президентташы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International