Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Казандагы бәйрәмнең төп мәйданчыгы Мирный бистәсендәге Каенлыкта булды.
Рөстәм Миңнеханов белән "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемендә катнашучылар Сабантуй - 2016 хөрмәтле кунаклар булды.
Капка төбендә милли киемле гүзәл затлар шәрәфле кунакларны икмәк, тоз һәм татар халкының милли сые чәкчәк белән каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Хави Грасия белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Казан мэры һәм "Рубин" ФК президенты Илсур Метшин, "Рубин" ФК генераль директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хабаровск крае делегациясе әгъзалары белән очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Хабаровск крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктор Марценко җитәкчелегендәге Хабаровск крае делегациясе Татарстанга эш сәфәре кыла.
Хабаровск крае кебек куәтле төбәк безнең ил өчен бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!
Сезне татар халык бәйрәме Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ул табигать уяну, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, ачыклыгы һәм кунакчыллыгы символы. Буыннан буынга кадерләп тапшырылып, бу бәйрәм үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне һәм рухи мирасыбызны гәүдәләндерә.
Татарстан башка регионнар белән коррупциягә каршы торуда тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 27 май көнне, Мәскәүдә Россия Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов рәислегендә үткән РФ Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумы утырышында хәбәр итте.
Утырышта катнашучылар алдындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы ун елда республикада әлеге юнәлеш буенча эзлекле һәм системалы рәвештә эш алып барыла.
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов катнашында “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-минстры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Росссия нефть-газ химиясе форумы кысаларында “Дәүләтнең тәртипкә салу һәм нефть-газ химиясендә тармак программалары” пленар утырышында катнашты.
Форум Уфада 2016 елның 24 маеннан 27 маена кадәр узды һәм бер мәйданчыкта төбәк өчен ике төп тармак чарасын берләштерде – “Зур химия” халыкара форумын һәм “Газ. Нефть. Технологияләр-2016” XXIV халыкара күргәзмәсен.
Казан Россиянең ислам башкаласы булуга дәгъва итми. Бүген бу хакта Казан Ратушасында, “Россия-ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең пленар утырышыннан соң журналистларга интервьюсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.
“Казан Казан инде ул, без моңа дәгъва кылмыйбыз, Россиядә бит мөселман кардәшләребез яшәүче башка шәһәрләр дә бар”, - диде республика башлыгы, шулай да, ул мәркәзебезнең үз тарихы һәм үзенчәлекләре булуын ассызыклады.
Милләтара һәм диниара хезмәттәшлек Россия дәүләтчелегенең нигезен тәшкил итә, һәм Татарстан Республикасы – моның ачык мисалы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Утырыш Казанда (Казан Ратушасында) уза.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе.
Утырышта Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али һәм башкалар катнаша.
Чараның модераторы – РФ Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО (У) цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры, Төркем координаторы Вениамин Попов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али белән очрашты.
Очрашу «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы башланыр алдыннан Казан Ратушасында узды.