Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат технологияләре һәм кибериминлеккә багышланган "IT & Security Forum 2016" X юбилей конференциясенең пленар утырышында катнашты. Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Check Point Software Technologies Россия һәм БДБ илләрендә вәкиллеге башлыгы Василий Дягилев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Күзәтчелек советы "Иннополис" МИЗ резидентлары булырга теләгән 5 компания проектын раслады, инвестицияләрнең гомуми күләме - 2,1 млрд. сум.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләп белдергәнчә, хәзерге вакытта Иннополис мәйданчыгында эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен бөтен көчне куярга кирәк.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышы онлайн режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында трансляцияләнәчәк.
Утырыш трансляциясен барлык интернет челтәреннән файдаланучылар да Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә карый алачак – www.prav.tatarstan.ru
Бүген “Татфондбанк” ГАҖ акционерларының уртак еллык җыелышы һәм Директорлар советының утырышы узды.
Акционерларның уртак җыелышы банкның 2015 елга еллык хисабын һәм еллык финанс хисабын раслады. Банкның Директорлар советы ун кешедән торган элеккеге составта сайланган.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла, аның кысаларында ул Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты.
Перспективада 2025 елга кадәр Россия икътисадын үстерү чыганакларына багышланган Икътисадый совет утырышын Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген композитлар буенча Composite Battle World Cup Kazan 2016 беренче дөнья чемпионатын үткәрү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, 2015 елның октябрендә предприятиеләрнең яшь белгечләре һәм вуз студентлары арасында композитлар буенча Composite Battle-2015 Россия чемпионаты узды, ярышлар финалы Мәскәүдә үтте. Агымдагы елның февралендә Татарстан Президентына Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) һәм Бауман исемендәге МДТУ ректорлары композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды.
2015 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итте, дип белдерде хисап докладында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2016 елның беренче дүрт аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Рөстәм Миңнеханов ТР Хоккей федерациясе һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты вазыйфасына "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов билгеләнгәне турында хәбәр итте һәм әлеге вазыйфаларны моңарчы биләгән Шәфәгать Тәһаутдиновка ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кострома автокомпонентлар заводында булды. Предприятие "Мотордеталь" холдингы составына керә һәм Кострома шһәрендәге "Индустриальный" күп функцияле парк территориясендә эшчәнлек итә. Заводта меңнән артык кеше эшли. Компания елына 2,7 млрд. сумнан артык керем ала.