ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костромага эш визиты кысаларында өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук регион башлыгы Сергей Ситников, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кострома өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Флүн Гомәров катнаштылар. 

Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсенең сәүдә-икътисадый багланышлар өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Бөтендөнья  татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре һәм Кострома өлкәсе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчетендә һәм Ипатьевский монастыренда булды. Аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников, «Бөтендөнья  татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озата йөрде.   

Костромадагы мәчет үтә күренмәле пыяладан ясалган гөмбәзле һәм аның 30ар метрлы ике манарасы бар. Ирләр өчен намаз залы 500 мөселманга исәпләнгән. Шулай ук хатын-кызлар өчен балкон да бар. Төзелеш барышында  Мәскәүдәге, Ивановодагы һәм Ярославльдәге мәчетләрнең конструкциясе һәм архитектур үзенчәлекләре өйрәнелгән. 

Болгар ислам академиясендә белем бирәчәк укытучылар составы – мөһим мәсьәлә. Биредә очраклы кешеләр булмаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, ТР мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерде.

“Болгар ислам академиясен төзү нияте тугач, аның, әлбәттә, мөселман югары уку йорты булачагы күздә тотылды, - дип, Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә 10 нан артык ислам вузы булуын шәрехләде. – Тик, беренче чиратта, аның ислам фәннәренең магистрлары һәм докторларын әзерләячәк уку йорты буларак эшләвен нигезгә куйдык”.

Быел Татарстаннан якынча 6 мең бала һәм яшьләр Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итә алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта “Җәй” республика үзәге директоры Раил Муратшин сөйләде.

Татарстанда 2016 ел  сәламәтләндерү кампаниясенә 1 млрд 402 млн сум акча бүленгән, шуның 346,5 млн сумы - республика, ә 55,5 млн сумы - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

"Без 2014-2015 елларга исәпләнгән ялны тәмамлап, 2016-2017 еллар ялын башлыйбыз. Республика буенча финанслауның гомум күләме - 1 млрд 402 млн сум", - диде В.Шәйхразиев.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма советы утырышы узды.

Көн үзәгендә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре иде. Аерым алганда, Совет Фондның 2015 ел өчен хисап документларын карады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россиядә иң эре зәркән предприятиеләренең берсе - «Красносельский Ювелирпром» эшчәнлеге белән танышты. Аны төбәк башлыгы Сергей Ситников, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар озата йөрде. «Красносельский Ювелирпром» предприятиесенә 1919 елда нигез салынган. Биредә елына 5 тоннадан артык кыйммәтле металл эшкәртелә, акча әйләнеше елына 2 млрд. сум тәшкил итә. 


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәренә ике көнлек эш сәфәре белән килде. «Туношна» халыкара аэропортында аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников каршы алды. 

Иртәгә, 2016 елның 24 маенда, Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчелеге һәм татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Кострома өлкәсенең эре предприятиеләрендә, аерым алганда, «Красносельский Ювелирпром» ГАҖдә һәм «Костромской завод автокомпонентов» ЯАҖдә булачак. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы укучылары командасы дүртенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң 3 нче урынны яулый.

Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бүләкләнүче укучыларның укытучылары һәм ата-аналары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бүген “республиканың киләчәк интеллектуаль элитасы” белән очрашуына бик шат булуын белдерде. “Теге яки бу өлкәдә уңышка ирешүгә, фәнни ачышлар ясауга омтылыш җәмгыятьтә һәрвакыт кирәкле һәм уңышлы кеше булырга мөмкинлек бирә”, - дип мөрәҗәгать итте Президент укучыларга. Ул чыгышында сәләтле укучыларны ачыклап, аларның үсешенә этәргеч бирү дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычы булуын билгеләп узды. “Без республка олимпиада үзәген булдырып, дөрес эшләдек. Бу күбрәк укучыларны җәлеп итүгә мөмкинлек бирде”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International