ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан төзелеш өлкәсендә хезмәт саклау нормаларын башкару буенча ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 266 тикшерү үткәргән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.    

Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленә 666,9 мең кв. м.торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 108% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.    


15
апрель, 2016 ел
җомга

Казакъстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе (Казакъстан) Хакиме Архимед Мөхәмбәт белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәт җитәкчелегендәге Костанай өлкәсе делегациясе Татарстанга ике көнлек эш сәфәре кыла.   

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максат - Кайбыч районын булдыру турында указны имзалауга 25 ел тулу уңаеннан уздырылучы бәйрәм чараларында катнашу. Төп бәйрәм Олы Кайбычның мәдәният йортында үтте. 

Бүген Казанда Рихард Зорге урамында “Имәнлек” - “Җиңү проспекты” метро тоннеленең сул як юлында казу эшләре тәмамланды.

Тоннельне казу эше тәмамлану тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, “Казан метро төзелеше” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов катнаштылар. 

Икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте, анда компаниянең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Чара Түбән Камада узды. Җыелышта шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директорының «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖна идарә һәм стратегик үстерү буенча урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасына Хаким Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендә Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясе килде.

"Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алды.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара «Корстон» КСККда узды, тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә белдерде. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында үтте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьяларының яңа бинасында (Лукин ур., 2/15) булды. 

Аны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм башкалар озата йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International