Бүген Татарстанга Тюрингия (ФРГ) Премьер-министры Бодо Ромелов эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Бодо Ромеловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды.
Бүген Казан Кремлендә Россия чемпионнары һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейболчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкының Россия инкассация берлеге (РОСИНКАС) президенты-рәисе Олег Крылов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален "тормышына зыян килә алу шартларында хезмәт бурычын үтәү вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен" Татарстан Республикасы инкассациясе идарәсенең Түбән Кама участогы инкассаторына тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (А.Н.Туполев ис. КНИТУ-КАИ, Четаев ур.) Россия төбәкләре яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слетын ачуда катнашты.
Слетта катнашучылар – яшьләр инновацион иҗат үзәкләре, балалар технопарклары, кампуслары укучылары, «Умник» и «Шустрик» бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук яшь инноваторлар – Россиянең 19 төбәгенең югары уку йортлары һәм стартаплары вәкилләре.
Слетның төп максаты – уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм һәм аны стимуллаштыру, мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары һәм предприятиеләрдәге яшьләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәген ачуда катнашты (Туполев ис. КНИТУ-КАИның 2 нче уку бинасы, Четаев ур.).
Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге (Робот техникасы үзәге) Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Эйдос-робототехника» ҖЧҖ әзерләүче компания белән партнерлыкта булдырылды.
Проектның максаты – кече һәм урта предприятиеләрнең роботлаштырылган комплексларын һәм инновацион продукциясен сәнәгати прототоиплаштыруны гамәлгә ашыру.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИның Инженерлар лицее (Гагарин ур., 8) базасында Яшьләр инновацион иҗат үзәген ачты. Чарада шулай ук Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, Казан мэры Илсур Метшин, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең тарихи обектларын карады. Төп максаты - шәһәрнең әлеге өлешендәге мәдәни мирас объектларның хәлен бәяләү. ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР прокуроры Илдус Нәфиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау ведомстволарына "кайнар" нокталарда катнашкан хезмәткәрләре белән эш итүгә аеруча игътибар бирүне йөкләде.
ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә 2016 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Терлекчелек тармагындагы хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча күрсәткечләр күбесенчә уңай, дип белдерде министр.