Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районында "Егорьевские теплицы" комплексында булды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәрендә «Егорьевские теплицы» хуҗалыгында булды.

Бу инвестицион проект Егорьевск авыл җирлеге территориясендә гамәлгә куела. "Лето" компанияләре төркеменә кергән хуҗалык тәмләткеч яшел культуралар (петрушка, әнис, кинза, сельдерей, базилик, бөтнек) үстерү белән шөгыльләнә.

Проектны 2015 елда гамәлгә ашырыла башлаганнар.

Предприятиенең милектәшләренең берсе Вюсал Мамиев сүзләренчә, ябык грунтның гомуми мәйданы 4 гектар чамасы тәшкил итә. Бүгенгә 1 га чамасы теплица ремонтланган, 0,5 гектарында яшел суган үстерәләр. Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млн сум тәшкил итә, 60 эш урыны булдырылачак. Хәзер хуҗалыкта 40 ка якын кеше хезмәт куя.

Агымдагы елның көзендә яшел культураларны эшкәртү цехы, яшелчәләрне юу һәм чистарту линиясе эшли башлаячак.

"Лето" компаниясенә 2012 елда нигез салынган, ул Россиянең үзәк төбәгендә яшел культуралар белән иң эре тәэмин итүчеләрнең берсе һәм күп кенә ритейлерлар (ваклап сатучылар) белән актив хезмәттәшлек итә. Компаниянең төп теплица комплекслары (4 гектардан артык) - Мәскәү өлкәсендә. Моннан тыш, "Лето" ҖЧҖ Тула өлкәсендә 1,2 га мәйданлы комплекска ия.

Компания, яшел культуралар үстерүдән тыш, импорт продукциясе белән дә тәэмин итә. Моннан тыш, ул халыкның үзмәшгульлеге проектларын да чынга ашыра. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үскән яшел культураларны сатып ала, шәхси җитештерүчеләргә технология һәм орлык тәкъдим итә. Татарстанда да шундый проектларны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Бүген теплица комплексы территориясендә Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм Лаеш районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International