Бүген Казанның “Алтын алка” спорт комплексында (Гаврилов ур., 48а) 2003 елда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенең финал этабы башланды. Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан шәһәренең Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов катнашты.
Татарстанда юл тамгалары салу буенча эшләрне башкаручыны билгеләү өчен сатулар әлегәчә уздырылмаган, бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.
Бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы (АПК) системаларын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.
Бу чара видеоконфернцэлемтә режимында үтте. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Кәримуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Компания "Сухой" ГАҖ филиалы - "Сухого" тәҗрибә-конструктор бюросының җитештерү мәйданчыкларында булды (Мәскәү).
Татарстан Президентын ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альерт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, «Казанский «Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында (ВИАМ) булды.
Визит барышында кунаклар институтның фәнни эшчәнлеге, ВИАМның материалларны өйрәнү өлкәсендәге казанышлары, заманча фәнни-җитештерү җайланмалары һәм аз тоннажлы җитештерү белән таныштылар, шулай ук институт белгечләре белән әңгәмә кордылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан финанс районын үстерү буенча Россия-Малайзия консорциумы җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР МК Аппаратының Дәүләт милке белән эш итү һәм икътисад, финанслар идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды президенты Линар Якупов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева катнашты.
Иртәгә, 2016 елның 14 апрелендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) "Хәйрияче - 2015" республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасының онлайн трансляциясе оештырылачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә Беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Ул анда ялда. Ә Юрий Гагарин 1966 елда Карловы Вары шифаханәләренең берсендә ял иткән булган.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Венгрия һәм Чехиядә булуы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
Үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән сәүдә-икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү буенча ирешелгән килешүләр турында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.
Гражданнарның 2015 нче елгы керемнәре буенча декларацион кампания тәмамланып килә. Агымдагы елның 30 нчы апреленнән дә соңармыйча, гражданнарның аерым категорияләре салым тотып калынмаган керемнәрнең билгеле бер төрләре буенча яшәү урыны буенча салым инспекциясенә физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияләр тапшырырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкче урынбасары Андрей Никиташин искәртте.