Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть»нең 2015 елның сигез ае эчендә бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм агымдагы елның октябренә һәм дүртенче кварталына бюджетлар расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика алдында торачак төп бурычлар Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бүгенге юлламасында билгеләнде.
Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия һәм Татарстан һөнәр берлекләре хәрәкәтенең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Бөтен республикадан һөнәр берлекләре оешмалары вәкилләре һәм һөнәр берлекләре хәрәкәте ветераннары килгән чарада Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
Очрашуда яклар күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты.
2015 елның 25 сентябренә республикада 1 млн. 659,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 69,1 % ын тәшкил итә (үткән ел белән чагыштырганда 101,2 %). Шул исәптән үткән 2 атна эчендә 51,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Казанда "Россия ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнашты.