ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда "Россия ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының V чакаралышының унынчы утырышы барышында депутатлар ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатуралары өчен тавыш бирделәр. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар. Бөтен кандидатураларны да Татарстан Президенты тәкъдим итте. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары итеп Алексей Песошин расланды. 

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар Илдара Халиковны ТР Премьер-министры вазыйфасына расладылар. Элегрәк аның кандидатурасын парламентарийлар каравына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән иде. Ул ассызыклаганча, Илдар Халиков тәҗрибәле сәясәтче, ә Татарстан Хөкүмәте бүген нәтиҗәле административ команда булып тора.


24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Росссия радиоэлектроникасы проблемалары буенча XVI тармак фәнни-техник конференциясе ачылды. Ачылыш тантанасында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы милли-мәдәни автономияләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Также во Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете намазында катнашты.

Мәчеттә меңнән артык кеше җыелган иде. Мәчеттә урын җитмәгән мөселманнар аның каршындагы мәйданда урнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате. 
«Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Чаллыда Шәһәр советының яңа сайланган депутатларының беренче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәү җәмигъ мәчетен, 10 ел буена реставрацияләнгәннән соң, тантаналы төстә ачты. Моннан 111 ел элек төзелгән урында мәһабәт бина булып янә калкып чыккан төп мәчетне чау тантанасын туры эфирдан карау мөмкинлеге булдырылды. Шуңа кадәр Коръән сүрәләре белән башланган тантананы ачкан Равил хәзрәт Гайнетдин, Фәләстин президенты Мәхмүд Аббәс, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, аннары Россия Президенты Владимир Путин шушы гаҗәеп бина каршындагы мәйданда чыгыш ясады. Җыелган җәмәгать, бирегә ислам илләренең югары даирәләре дә кунак булып килгән иде, Илбашын аягүрә алкышлап хөрмәтен күрсәтте. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
1 октябрьдә физик затлар өчен милек салымнарын түләү срогы чыга. Быел бу түләүләр срогы 1 айга алга күчерелде, узган елларда ул 1 ноябрьгә кадәр иде. Салым түләүчеләр транспорт, милек һәм җир салымнарын түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International