ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар озата баруында  Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты. Бүген үк шәһәрдә яңа буын китапханә ачылды.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Аны “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура ядкәрләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры Артем Силкин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Enginееring Construction Corporation – ССЕСС) Татарстан Республикасы белән юллар төзелеше белән бәйле кайбер проектларны, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек итү теләге булуын белдерде.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады, анда шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышты. Ибирапуэра зурлыгы буенча шәһәрнең икенче паркы санала һәм 140 гектар мәйданны били. Парк табигать элементлары һәм архитектура төзелмәләрне камил рәвештә берләштерә торган комплекс булып тора. Аерым алганда, биредә берничә музей, күргәзмә үзәге, планетарий, астрофизика мәктәбе һәм администрация бинасы бар.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул кунакханә комплексын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
19 август көнне Казанда Социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы кысаларында гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш кертүчеләргә ТР Президенты премияләре тапшырылачак. Премияләр шәхси затларга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Әлеге бүләккә 2 граждан (250шәр мең сум) һәм 3 оешма (400әр мең сум) ия булачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурска 40 шәхси заттан һәм 41оешмадан заявкалар килгән.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.

Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгы булган ФИНА паркында су мундиаленың “Мастерс” категориясендәге өлешен ачу тантанасы узды. Чарада әлеге Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сан-Паулуга (Бразилия) ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Парк Аньемби» күргәзмә комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россиянең Казанда WSC 2019 уздыруга заявкасын бәяләгән иде. Искәртәбез, бу заявка WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында тәкъдим ителәчәк. Россиядән тыш, һөнәр осталыгы буенча дөнья чемпионатын үзендә кабул итәргә Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия (Шарлеруа шәһәре) теләк белдергән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International