Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Грациано Силва белән очрашты. чрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FISE (International Festival of Extreme Sports) экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Татарстан Республикасы ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыров катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты басуында «Идел буенда Халыкара басу көннәре» технологик күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Пётр Чекмарев, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петр Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Банк ВТБ» ААҖнең региональ челтәре департаменты җитәкчесе – өлкән вице-президенты Зентаи Чаба Ласлович белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ ДУ башлыгы урынбасары – Татарстан Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы 3М компаниясе заводында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде.