ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның махсус хәбәрчеләре белән традицион очрашу уздырды. Әйтергә кирәк, быел очрашу, гадәттәгечә, ТР Хөкүмәте йортында түгел, ә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Анда зал үзенә күрә бер студиягә әверелдерелгән иде. Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов очрашуның модераторы булды. Сорау-җавап рәвешендә барган 1,5 сәгатьлек очрашуны “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе яздырды. 
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күпхатынлылык идеясен хупламавы турында белдерде. Бу хакта ул республика медиаберлеге вәкилләре белән очрашуда белдерде. Чара Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген “ТР Төзүчеләр бергәлеге” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы оешмасының VI еллык хисап гомум җыелышында катнашты.

Утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика предприятиеләре һәм оешмалары, төзелеш комплексы җитәкчеләре катнашты. Чара "Корстон" ККК мәйданчыгында узды.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта “Яңа Россия өчен яңа кадрлар: тенденцияләр, чакырулар, мөнәсәбәтләр” темасы буенча фикер алыштылар. Утырыш "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы кысаларында узды.
Искәртеп үтик, кичә чемпионат финалының тантаналы ачылышы узды.
Пленар утырышта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков бүген Иран Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департамаенты директоры Али Чегни белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Расул Багернежад Шаян катнашты.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Примож Шелиго җитәкчелеге Словения делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый визитлар дөньядагы хәзерге катлаулы сәяси ситуациядә аеруча мөһим.


19
май, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды. Ачу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Ворлдскиллс Россия» «Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

Бүген Казанның "Корстон" комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм"-“Хрустальное перо” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.

«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башка рәсми затлар каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International