ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Биш ел корылык булганда Татарстан бюджеты якынча 100 млрд. сум югалтты. Шул исәптән 2014 елгы корылык нәтиҗәсендә югалтулар 20 млрд. ка җитте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә 74 мең 691 юбилей медале тапшырылган, шул исәптән 150 бүләкне фронтовиклар республика җитәкчелегеннән алды.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ФИНА партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантаналы чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты. 

Без Татарстан Республикасының Япония партнерлары белән хезмәттәшлеге кысаларында бөтен инициативаларны да хуплыйбыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. 


18
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса шәһәрендәге оешкан сәнәгать зонасында булды. Аны Маниса оешкан сәнәгать зонасы директоры Сәид Төреки, Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Маниса сәнәгать зонасы резидент компанияләре җитәкчеләре озата йөрде.

Сәид Төреки билгеләп үткәнчә, Маниса оешкан сәнәгать зонасы тарихы 1966 елдан башлана. Бүген зонаның гомуми мәйданы 960 га тәшкил итә, анда 200 предприятие эшли. 2014 елда тышкы сәүдә әйләнеше 8,1 млрд. доллар булган. Маниса Төркиянең оешкан сәнәгать зоналары арасында җитештерү күләмнәре буенча беренче урынны били, диде Сәид Төреки.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эрдоган Бекташ киләчәк үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Россия КАМАЗы һәм Төркия ВМСы ышанычлы партнерлар булырга мөмкин дип өметләнәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең ВМС автомобиль предприятиесе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте. Чара Төреия шәһәре Измирдә узды. Очрашуда шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ВМС компаниясе җитәкчелеге һәм Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.

"Татарстан белән Эгей регионы арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык булган икътисадый потенциалны файдаланырга кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген Эгей регионы Сәнәгать палатасы рәисе Эндер Йорганҗилар белән очрашуда хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Измир провинциясе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасында.

Бүген Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясе губернаторы Мостафа Топрак белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International