Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Прага (Чехия Республикасы) шәһәренә килде.
Вацлав Гавел исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Республикасы Президентын Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Россиянең Чехиядәге Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь, шулай ук Татарстан Республикасының Чехиядәге вәкиле Зөфәр Габделгалиев каршы алды.
Бүген Казанда «Лукойл» хәйрия фонды” коммерциячел булмаган оешмасының, «РИТЭК» ААҖнең V социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Лукойл» ААҖ Президенты Вахит Алекперов, «Лукойл» ААҖ һәм «РИТЭК» ААҖ Директорлар советы Рәисе Валерий Грайфер, «РИТЭК» ААҖ генераль директоры Николай Николаев катнашты.
Татарстан һәм «Лукойл» компаниясе арасында ныклы, төрле өлкәләрдә үзара файдалы мөнәсәбәтләр, һәм бу мөнәсәбәтләр уңышлы үсә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Лукойл» ААҖ Президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проект җитәкчеләре һәм Мэйо (АКШ) клиникасы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. катнашты.
«Кастамону Энтегре» төрек компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерү бенча “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә яңа заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Версель Эроглу, «Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда уздырылды, анда өлкә делегациясе «Кастамону Энтегре» заводын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда «Кастамону Энтегре» заводын ачыр алдыннан узды.