ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Шаһзадә, Бәһрәйн Корольлеге Премьер-министрының беренче урынбасары Галиҗәнәп Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әль Хәлифә белән очрашты.  

Очрашу «Сахир» халыкара автодромында узды, анда бүген Бәһәрәйнның «Формула-1» гран-при ярышлары башланып китте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында атаклы «Коръән йорты» музеенда булды.  

«Коръән йорты» 1990 елда төзелгән һәм дөньяның иң күренекле ислам музейларыннан берсе дип санала. Анда Коръәннең бөтен дөньядан (Иран, Кытай, Һиндстан, Төркия, Мисыр һәм төньяк Африка илләре) җыелган  кулъязма басмалары, фәнни һәм ислам әдәбияты, Коръәни-кәрим тәрҗемәләре һәм башка кыйммәтле материаллар саклана.    

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әль Халифә белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Манама шәһәренә  (Бәһрәйн Корольлеге) эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук Бәһрәйн Корольлегендә РФнең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Вагыйф Гәрәев, Бәһрәйн тышкы эшләр министры шәех Халед бән Әхмәд Әль Хәлифә, Бәһрәйн эчке эшләр министры шәех Рәшид бән Габдулла Әль Хәлифә, Бәһрәйн мәгариф министры доктор Мәҗид бән Гали Әль-Нуаими, Бәһрәйн Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Халед Әр-Румәйхи катнашты. 
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн Корольлеге белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында ил җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырачак. Аерым алганда, бүген ул Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әль Халифә белән очрашырга ниятли. Яклар Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International