Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Утырыш 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланган.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, видеоконференция режимында Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев катнаша. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, ведомстволар, федераль структураларның территориаль органнары, республика оешмалары җитәкчеләре һәм республика муниципаль берәмлекләре башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.
Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2021 елда республикада гражданнар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының барлык өлкәләрен цифрлаштыру буенча эш алып барылды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү бара. "Алдан ук зур эш башкарылды һәм биредә катнашучылар барысы да әлеге бурычны тормышка ашыруда актив катнаштылар, - дип искәртте ул. - Бу - социаль әһәмиятле объектларны тиз арада интернетка тоташтыру программасы; дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең цифрлаштыру өлкәсендә белемнәрен камилләштерү; Татарстан Республикасы икътисады, социаль өлкәсе һәм дәүләт идарәсе тармакларын цифрлы трансформацияләү өлкәсендәге стратегия расланды".
Киләсе 2022 ел республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты цифрлы инфраструктураны комплекслы үстерү турында карар кабул итте, 1,6 млрд.сумнан артык цифрлы проектларны өстәмә финанслау килештерелде.
Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев сәламләү сүзендә цифрлаштыру мәсьәләләре эшчәнлекнең барлык өлкәләренә – төбәк һәм муниципаль структураларга кагыла, дип искәртте. Татарстан һәрвакыт заманча цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча лидерлар рәтендә, дип ассызыклады ул, Татарстанда булдырылган күп кенә карарлар соңыннан бөтен илдә гамәлгә кертелә. Бу шул исәптән электрон документ әйләнеше дә, электрон сату да. Министр шулай ук илнең күп кенә төбәкләре вәкилләренең Татарстанга белем алырга һәм соңыннан цифрлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә кертү өчен килүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, цифрлаштыру өлкәсендә лидерлыкка чыгу гына түгел, ә бу лидерлыкны Татарстан кебек елдан-ел саклап калу аеруча мөһим. "Бу ресурслар таләп итә, - диде Мәкъсүт Шадаев. - Мондый эш нәтиҗәләрен халык сизә".
Федераль инициативалар һәм яңа проектлар турында сөйләгәндә, Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры бүгенге көндә интернетка керү - уңайлы яшәү рәвешенең төп шартларыннан берсе, дип искәртте. Интернетка керүне тәэмин итү эше бөтен илдә алып барыла. Мәкъсүт Шадаев хәбәр иткәнчә, мобиль җайланмалардан тиз йөрешле диспут инфраструктурасын төзи башладык, өстәмә финанслау бүлеп бирергә әзер.
Федераль министр искәрткәнчә, Татарстан мәктәпләрне һәм ФАПларны киң полосалы интернетка тоташтыруны тәмамлады. Барлык мәктәпләрдә дә вай-фай челтәрләрен булдыру процессы башланды. Вай-фай челтәре, мобиль интернет, мәктәп электрон журналларын булдыру - болар барысы да белем алу процессын яңа дәрәҗәгә чыгарачак, дип ассызыклады Мәкъсүт Шадаев.
Моннан тыш, Татарстанда гражданнарга электрон рәвештә дәүләт социаль әһәмиятле хезмәтләрен күрсәтү буенча җитди эш алып барыла. Бу эш Татарстанда бик яхшы темпларда барды, диде Мәкъсүт Шадаев. Шулай итеп, Татарстан барлык төбәк һәм муниципаль социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон форматка күчерде.
Без мондый эшкә республика җитәкчелеге һәм профильле министрлыктан теләкне күрәбез, дип билгеләп үтте Шадаев. Ул шулай ук Татарстанның «социаль казначылык» проекты (социаль ярдәмнең адреслылыгын арттыру проекты), электрон паспортлар кертү проекты өчен пилот төбәк булуын искәртте. Максуд Шадаев 2022 ел ахырына кадәр республикада электрон паспортлар бирүгә керешерләр дигән өмет белдерде (исегезгә төшерәбез, пилот төбәкләр Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан).
Моннан тыш, бүген Татарстан югары уку йортларында цифрлы белгечлекләргә укыту һәм, гомумән алганда, цифрлы һөнәрләр юнәлешен үстерү буенча лидерлар рәтендә, дип билгеләп үтте Мәкъсүт Шадаев. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан хупланачак.
Федераль министр Татарстан Республикасына "цифрлаштыру" эше өчен рәхмәт белдерде һәм хакимиятнең барлык органнарына киләчәктә дә бу юнәлештә актив хәрәкәт итүләрен теләде.