Роман Шәйхетдинов Иннополис шәһәре Советының 2021 елдагы хисап утырышында катнашты

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Бүген  А.С. Попов исемендәге технопаркта Иннополис шәһәре Советының 2021 елга хисап утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров, шәһәр Советы депутатлары һәм Иннополис халкы катнашты.

Иннополис буенча гомуми нәтиҗәләр ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов ясады: "Узган елның мөһим вакыйгалары - җиде депутаттан торган шәһәр советын оештыру, аларның һәрберсе шәһәрнең теге яки бу икътисади блогыннан, һәм яңа объектлар төзи башлау - беренче чиратта, без ике технопаркны сафка кертүне көтәбез, чөнки А. С. Попов һәм Н. И.Лобачевский технопарклары мәйданнарының 90% ка тулы. Республика җитәкчелеге шәһәр генә түгел, ә инновацион үзәк булган Иннополиска актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә, аның өстенлеге - шәһәрдә талантлы ИТ-белгечләр һәм кызыклы проектлар белән яңа компанияләрне дә җәлеп итә торган мохит".

Иннополис мэриясенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында шәһәр мэры Руслан Шагалиев сөйләде. 2021 елның төп вакыйгалары дип ул шулай ук 8,5 меңнән артык кешегә исәпләнгән Ю-1 яңа торак комплексы төзелешен һәм Татарстанда математикадан БДИ буенча иң югары күрсәткечләр күрсәткән Иннополис лицеен тәмамлаучыларны (83,9 балл) атады. Шулай ук мэр 2021 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым түләүләре турында хисап тотты — җирле һәм төбәк салымнары суммасы 1,4 млрд. сум тәшкил итте.

Мэр Иннополис Университеты һәм «Иннополис» МИЗ казанышларын билгеләп үтте. Университет Forbes версиясе буенча иң яхшы 100 югары уку йорты рейтингында 12нче урынны алды, ә МИЗ икенче ел рәттән Россиядә иң нәтиҗәле техник-гамәлгә кертү тибындагы икътисади зона дип танылды. Моннан тыш, мэр чүпне сортларга аралап җыючы актив халыкка рәхмәт белдерде: 2021 елда Иннополиста 18,9 тонна икенчел чимал җыелган һәм эшкәртүгә тапшырылган.

Шәһәрнең 2022 елга планнарында - шәхси лаборатория ачу, мәктәп һәм балалар бакчасын проектлау һәм төзү, шәһәрне яшелләндерү, Квант бульварын реконструкцияләү, шәһәр видеокүзәтү системасын модернизацияләү һәм туристлык юнәлешен үстерү. 

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, алдан исәпләүләр буенча, Югары Ослан районының тулай территориаль продукты 2021 елда 22 млрд.сум тәшкил иткән, аларның 60% ы Иннополиста урнашкан компанияләр хисабына формалашкан. 

Утырыш ахырында Роман Шәйхетдинов Иннополис командасына бюджетның касса үтәлеше, гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар составын көчәйтү, шәһәрне яшелләндерү буенча эшне активлаштырырга йөкләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары шулай ук Иннополис территориясендә пилотсыз автомобильләр өчен сынау хокукый режимын эшләтеп җибәрү турында искә төшерде һәм шәһәр командасына башка өлкәләр – мәсәлән, пилотсыз очу чаралары, финанс технологияләре һәм медицина системалары буенча шундый ук режимнарны эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International