Алексей Песошин: Зәй районының алга таба уңышлы икътисади үсеш өчен барлык кирәкле ресурслар бар

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Алексей Песошин район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә Зәй ГРЭС ында булды, анда 850 МВт куәтле яңа пар-газ җайланмасы төзеләчәк. 2021 елның декабрендә төзелешкә рөхсәт алынганнан соң, мәйданчыктагы эшләр заказчы тарафыннан җәелдерелгән. Модернизацияне 2025 елда тәмамлау планлаштырыла.

Аннары ТР Премьер-министры Зәй районы Советы утырышында катнашты, аның барышында 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе - халыкның керемнәрен арттыру. Зәй районында уртача хезмәт хакы 39,5 мең сум тәшкил итә - бу республикада 17 урын. Ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 7,5% ка җитә. "Бу якынча Зәйдә яшәүче 4 меңгә якын кешенең  яшәү минимумыннан түбәнрәк акча керемнәре бар дигән сүз. 2022 елга бурыч - ярлылык дәрәҗәсен уртача республика дәрәҗәсенә 6% ка кадәр киметү", - диде ТР Премьер-министры. 

Ул билгеләп үткәнчә, районда эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышлы үсә. Шул ук вакытта шәһәрнең эре предприятиеләре эшчәнлеге еш кына әйләнә-тирә мохитне пычратуга бәйле. «Халык контроле» системасына гражданнардан шәһәр һәм районда һава сыйфатына карата шикаятьләр килә. Мин предприятиеләр тарафыннан калдыкларны эшкәртүнең алдынгы технологияләрен сафка кертү һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны юк итүгә юнәлдерелгән эш алып барылуын беләм. Бу юнәлештә билгеләнгән бурычларның тулысынча тормышка ашыруына ирешүегезне сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин район җитәкчелегенә. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе булуын һәм республиканың аграр комплексы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул кайбер проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләде: эре мөгезле терлекләр саны кимү, хуҗалыкның кече формаларын үстерү өлкәсендә активлык җитмәү. Моннан тыш, район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча артта кала. 

Шулай ук Премьер-министр Зәй районы икътисадында кече һәм урта бизнесның зур өлешен билгеләп үтте - 2021 елда ул 11,5% тәшкил итә. Бу - республика шәһәрләре һәм районнары арасында 37 урын. Әлеге күрсәткечне эре предприятиеләр продукциясенең тулаем төбәк продуктындагы зур өлеше белән аңлатып була. Әмма район чагыштырмача күрсәткечләр буенча да калыша. Мәсәлән, кече һәм урта бизнес секторында эшләүчеләр саны буенча район 1 мең кешегә исәпләгәндә 32 урында тора. Алексей Песошин район администрациясен эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирергә өндәде. 

ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, социаль өлкәдә өстенлекле бурычлар - сәламәтлек саклау мәсьәләләре. Зәй районында, бөтен республикадагы кебек үк, соңгы ике елда күп көч һәм акча коронавируска каршы көрәшкә юнәлдерелә. Моннан тыш, тулаем сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү өлешендә зур эш башкарыла. Соңгы 5 елда районда диагностик корпус, операция блогы һәм район үзәк хастаханәсенең стационары, балалар һәм олылар поликлиникасы, 2 нче поликлиниканың филиалы капиталь ремонтланды һәм җиһазландырылды, 8 модульле ФАП һәм 2 табиб амбулаториясе төзелде. 2022 елда Гулькин авылында модульле ФАП төзү һәм РҮХ нең хатын-кызлар консультациясе бүлеген капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, төп бурычларның берсе - белем бирү сыйфатын яхшырту. Шулай ук Премьер-министр уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә дә игътибар итте. 

"Гомумән алганда, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Зәй районы халкына рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең район алга таба уңышлы икътисади үсеш һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия", - дип өстәде Алексей Песошин. 

Аннары Премьер-министр Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International